Актанышта Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылган көрәш турниры узды

18 ноябрь көнне Актанышның күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровка 68 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, йөзләгән көрәшчене күтәреп салган “легенда”га каты авыруны җиңү насыйп булмады…

Илфат Зәки улының якты истәлеге булып, аның эзеннән киткән көрәшчеләр, нәселен дәвам иткән балалары, ул ярган сукмактан тайпылмаган тулы бер буын калды… Хәер, Әнвәровның оныклары да ныклы адымнар белән көрәш мәйданына кереп бара: Муса, Гадел, Рамазан, Салих Әнвәровларны бүген Актанышта үткән көрәш турнирында да күрергә мөмкин иде. Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылып килүче көрәш бәйгесе ел саен аның туган көне якынлашканда яңа батырларны барлый. Бу инде бишенче ел дәвам иткән истәлек, бу – улларының әтиләренә булган хөрмәт билгесе, бу – киләчәк буынга тапшырасы тарихның башлангычы.

Кайчандыр әтисе күрсәткән юлдан көрәш дөньясына килеп кергән Шәфкать Әнвәров бүген Әлмәт шәһәрендә гомер кичерә:

– Шәһәргә дә мине көрәш алып килде, – дип, әтисе белән бәйле истәлекләрен хәтерендә яңартты ул. – Әти үзе булмаса да, аның рухы безнең белән. Бу турнирны да без әтиебезнең туган көнен үткәргән кебек кабул итәбез. Күңелебездә, эшебездә изгелек булгач, оештыру мәшәкатьләре дә сизелми. Әтине белгән кешеләр, аның белән мәйданга кергән данлыклы көрәшчеләр, дус-ишләре – һәммәсе дә ярдәм кулы суза. Әтинең дәрәҗәсен, аның бөеклеген, аңа булган хөрмәт билгесен, мөгаен, шушы күрсәткеч билгели дә торгандыр, – ди Шәфкать Әнвәров.

Һәр чара кебек үк, көрәш турниры да саллы чыгымнар таләп итә. Өстәвенә, елдан-ел турнирның географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. Быелгы  турнирда Башкортстаннан, Татарстанның Азнакай, Зәй, Минзәлә районнарыннан килүче яшь көрәшчеләр дә бар иде. 130га якын көрәшче бүген ТАССР чемпионының исемен Актаныш келәменә алып керде. Киләчәктә Әнвәровлар бу турнирны республика югарылыгында оештырырга исәп тота. Бирсен Ходай!

Сүз уңаеннан, быелгы турнирның приз фонды алтмыш мең сум чамасы. Район дәрәҗәсендәге турнир өчен аз сумма түгел бу. Әзерлек эшләре дә ел әйләнәсе барган. Бу урында иң зур рәхмәтне көрәшченең улларына җиткерәсе килә. Ата хакын хаклаучы балалар күпләргә үрнәк!

Кайчандыр Илфат Зәки улы белән бер келәмдә бил алышкан олпат көрәшчеләр дә килгән иде турнирга. Алар яшь-җилкенчәкне үзгә бер дулкынлану белән күзәтте. Көрәш алымнарын да үз күзлекләреннән бәяләде алар.

— Без көрәшкәндә, бүләк өчен, дип кермәдек келәмгә. Яшьлек дәрте йөрткән безне, яшьлек чаялыгы. Берне егу безнең өчен үзе җиңүгә тиң иде, — дип, шаулап үткән еллар аша сакланып калган җиңүче карашын келәмдәге егетләргә юнәлтте 1968 елда Татарстан чемпионы булып танылган Дифкать ага Сәүбанов. Илфат Әнвәров нәкъ менә ул биргән юнәлеш буенча көрәш мәйданына килеп кергән. Остаз үз укучысының истәлек турнирында менә шул мизгелләрне дә исенә төшерде…

Бүгенге турнирда тагын бер дәрәҗәле кунак – унөч ел Илеш районы хакимияте башлыгы булып хезмәт куйган, көрәш буенча Россия чемпионы Александр Ким да бар иде. Уфа шәһәреннән махсус килгән Ким Илфат абый белән көрәш мәйданында – көндәш, тормышта исә дус булган:

— Актаныш районы көрәш дөньясына бик күп батырлар биргән. Бүген сез Илфат Әнвәровны да “яшәтәсез”. Аның дәвамы шушы балаларда, — диде ул.

Чыннан да, Әнвәровлар нәселенең көчле дәвамы бар. Илфат абый кеше иткән дүрт егет һәм бер кызның бүген инде үз балалары үсеп килә. 68 яшьлек көрәш легендасының нәсел агачы тагын 12 тармакка тармакланган. Димәк, яшәеш дәвам итә. Аның белән бергә хәтер дә яши.

Тик менә районкүләм турнирга бил алышырга җыйналган яшь буын өчен бераз күңел тырналып куйды. Алар көрәшергә килгән, тик турнирның кем исемен йөртүеннән дә хәбәрдар булмаучылар бар иде арада. Ватанпәрварлык тәрбияләргә омтылабыз, районның бөек шәхесләрләрен тарихка кертеп калдырасы иде, дибез, әмма бу юнәлештә хәрәкәт мәктәп-бакчалардан ук башланмаса, нәтиҗәсе без көткәнчә була алырмы?


Фикер өстәү