Алда тагын озын яллар көтә… | 31 декабрь эшлибезме?

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы   2019 елның 31 декабре сишәмбегә туры килүе сәбәпле, ул көнне 1 сәгатькә кыскартылган эш вакыты белән бәйрәм алды эш көне булачагын искәртте.

Бәйрәм яллары 1 гыйнвар, чәршәмбе, башланачак. Ә яңа елның беренче эш көне-9 гыйнвар, пәнҗешәмбегә туры килә.
2020 елның 4 һәм 5 гыйнвар ял көннәре май бәйрәмнәрен арттыру өчен файдаланылачак. Россиялеләр 1-5 һәм 9-11 май көннәрендә ял итәчәк.


Фикер өстәү