Алкоголь сатуны катгыйландырырга мөмкиннәр

Гомумроссия халык фронты РФ Хөкүмәтенә кибетләрдә алкоголь сату кагыйдәләрен катгыйландырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» газетасы оешманың шул хактагы юлламасына сылтама белән хәбәр итә.

Гомумроссия халык фронтында искәртүләренчә, бүгенге көндә билгеләнгән исерткеч эчемлекләрне сату вакытын (җирле вакыт белән 23.00 сәгатькә кадәр) бер сәгатькә – 22.00 сәгатькә кадәр кыскартырга кирәк.

Әлеге инициатива «Демография» илкүләм проектында куелган максатларга ирешүгә юнәлдерелгән, диелә Гомумроссия халык фронты мөрәҗәгатендә. Идея авторлары инануынча, бу яңалык исерек хәлдә кылынган җинаятьләр һәм исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләренең кимүенә, шулай ук тулаем алганда спиртлы эчемлекләр куллануның азаюына китерәчәк.

Гомумроссия халык фронтының үзәк штабы башлыгы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Николай Говорин ачыклык керткәнчә, бу инициатива буенча әлегә уңай карар юк. Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгы аны хуплый.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, ведомствода башка федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук экспертлар белән берлектә Гомумроссия халык фронты тәкъдимен өйрәнәләр.

Федераль закон нигезендә җирле вакыт белән 8.00-23.00 сәгатьләрдә алкоголь сатарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, төбәк хакимиятләре өстәмә чикләүләр билгеләү хокукына да ия. Әйтик, Татарстанда 10.00-23.00 сәгатьләрдә алкоголь сатарга ярый.

 


Фикер өстәү