Алты метрлы кеше кабере табылу турында хәбәр таралды

Башкортстанның Салават районы территориясендә, Ташавыл авылы янында, Йөрүзән елгасы буенда алты метрлы кеше җирләнгән урын табылган. Бу хакта «Башинформ»агентлыгы «На земле Салавата» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, елга янындагы калкулыкта алып гәүдәле кеше җирләнгән. Алар әлеге кабер авылны су басудан саклый дип ышана. Хәзер бирегә туристларны алып киләләр.

Картлар әйтүенчә, алты метрлы гигант киң күңелле кеше булган, ул ялгыз гомер иткән. Экспертлар әлеге уңайдан фәнни тикшеренүләр үткәрелмәвен әйтә. Шуңа да карамастан, халык легендага ышана һәм алып күмелгән урынны сер итеп сакларга тырыша.

 


Алты метрлы кеше кабере табылу турында хәбәр таралды” язмасына фикерләр

Фикер өстәү