Ата-анага бала белән өй эшен эшләргә кирәкме?

Өй эшләрен гаилә белән эшләүне дөрес тәнкыйтьлиләр. Бу күптәннән килгән начар гадәт укучыларга да, әти-әниләргә дә зыян сала. Белгород губернаторы Евгений Савченко балаларга өйгә эш бирүне туктату тәкъдиме белән чыкты. Әлеге төбәктә аны мәктәптә эшләп кайту мәсьәләсен караячаклар.

СанПиН буенча өй эшен 2 нче сыйныфта көнгә ярты сәгатьтән дә артыграк эшләрлек итеп бирергә ярамый. 4–5 нче сыйныфларда – 2, 6–8 сыйныфларда –2,5, 9–11 нче сыйныфларда 3,5 сәгатьтән дә артыгын эшләтү рөхсәт ителми. Тик шулай да, балабыз төнге 12гә кадәр өй эше эшли, дип зарланучы әти-әниләрне ишетеп торабыз. Гадәттә, бу төркемгә “4–5ле”гә укучылар керә. Начар укучыларның моңа исе дә китми. Күбесе әзер өй эшләрен интернеттан күчерә.

Өй эшен бирү турында төрле фикерләр бар. Кемдер, әгәр аны туктатсалар, балалар тәмам ялкаулыкка чыгачак, белемнәре аксаячак, дисә, мондый тәкъдимне бишкуллап хуплаучылар да бар. Өй эше бетсә, гаиләдә дә тавыш чыкмас идее, диләр. Чөнки кайбер әти-әниләр, эшләдеңме, дип тукып торудан башканы белми. Бүген психологлар шулай ди. Эштән соң аралашу да шуннан ерак китә алмый. Бу исә баланың психикасы өчен файдага түгел. Галимнәр арасында өй эшенең зыян китерүен раслаучылар бар. Әйтик, Американың Дьюк хосусый университеты белгечләре, 25 ел буе балаларны күзәтеп, тикшерүләр уздырган. Баксаң, мәктәптән соң теләсә кайсы дәрес стресстан башка бернинди файда китерми икән. Шулай ук әти-әниләргә дә. Укудан соң бирелгән эш баланың уку теләген бетерә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне боза. Балалар болай да мәктәптән талчыгып кайта, аларга ял кирәк.

Безне исә, эш беткәч, уйнарга ярый, дип өйрәттеләр. Эшләргә дә, уйнарга да вакыт калды. Хәзер әти-әниләр, бергәләп эшләп тә, аны ахырга кадәр ерып чыга алмый.

– Балаларыбыз әле мәктәптә укымый. Шулай да туганнардан чыгып әйтә алам: уку бик авыр. Безнең заманда әти-әниләр балалар белән өй эше эшләп утырмый иде, ә хәзер өлкәннәрнең дә теше үтми. 5 нче сыйныфтагы математика югары математика кебек, – ди “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйни.

Укытучылар өй эшен бетерү мәсьәләсендә ниләр уйлый?

– Өй эшләрен СанПиН нормалары буенча бирәм. Әлбәттә, аннан башка булмый. Тик мөмкин кадәр кызык итеп бирергә кирәк, дип саныйм. Әйтик, инглиз телен өйрәткәндә, берәр кыска фильм төшерүне яки гөбәдия пешерү ысулын инглизчә аңлатуны. Шәхсән үзем үткән темаларга җыр әзерләргә кушам. Мәсәлән, углевод темасына. Балаларга бик ошый, – ди Татарстанның “Ел укытучысы– 2019” бәйгесе җиңүчесе, Казандагы 2 нче лицей-интернатның биология мөгаллиме Наил Мирсәитов.


Фикер өстәү