Авариядән соң комада ятучы КВНчы Ильяс Хәсәнов вафат булган

Татарстанның М7 трассасында авариягә юлыккан КВНчы Ильяс Хәсәнов хастаханәдә үлгән. Ул авариядә имгәнеп, комада ята иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 924нче километрында «Фольксваген» автомобиле зур тизлектә үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.  Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән. Чит ил автомобиленең тагын ике пассажиры — Чаллының танылган КВНчылары Ильяс Хәсәнов һәм Руслан Тюпа авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү