Аяксыз һәм кулсыз бала гәүдәсе табылган

22 ноябрьдә Колпино шәһәрендә көндез урамда йөргән 56 яшьлек ир-ат коточкыч табылдыкка юлыга. Ул торак йорттан 50 метр гына читтәрәк нарат агачлары төбендә нәни бала скелеты күреп ала. Баланың аяклары һәм куллары булмый. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.


«КП» сайты хәбәрчесе хокук саклау органы хезмәткәре белән аралаша. «Скелет тапкан ир-ат шунда ук полициягә шалтыратты. Скелет фрагментларын моргка илттек, аны тикшерәләр», — дип сөйләгән чыганак.

Аның сүзләренчә, скелетның барлык өлешләре дә табылмый. Ир-ат күреп алганчы, бала мәетен күселәр һәм сукбай этләр талап бетергән булуы ихтимал.

Бирегә Жасмин кушаматлы эт белән кинологлар да килә. Ләкин эт бер эз дә тапмый.

Әлеге вакыйгадан соң тикшерү башланган. Скелет кайдан килеп чыкканы әлегә билгесез. Бу бала рөхсәт ителмәгән аборт яки авырлы хатынның баласы төшү аркасында барлыкка килгән булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү