Бәхеткә авыр юл | Татар белән финны нәрсә берләштерә?

Татар белән финны нәрсә берләштерә? Ихтимал, халык саныдыр. Һәр ике милләт тә артык зур халыклар арасына да керми, вак кавем дә түгел. Дөньяда татарлар саны 7 миллионга якынлашса, финнар 6,5 млн тирәсе. Әле тагын алар да, без дә – дәүләтле дә булган, башкалар кулы астында да яшәгән халык. Тик бер искәрмә белән: суоми уллары үз бәйсезлеген торгызган, аннан соң саклап та кала алган.

Саклап калу өчен көрәш төгәл 80 ел элек – 1939 елның 30 ноябрендә башлана. Совет-фин сугышы башы – урманлы, күлле күрше илне СССРга кушарга ниятләп керешелгән, безгә “Пирр җиңүе” китергән канкоешның исәп ноктасы нәкъ шул датага туры килә…

СССР әле башы-аягы белән кереп китмәсә дә Икенче бөтендөнья сугышы инде бара. Польша бүлгәләнеп, аның көнчыгыш биләмәләре Союзга кушылганга ике-өч ай гына. Бессарабия белән Төньяк Буковина Сталин тарафыннан оккупацияләнергә әле ярты еллап вакыт бар. Балтыйк диңгезе буе дәүләтләре – Эстония, Латвия, Литва да бәйсезлекләре белән хушлашырга өлгермәгән. Ләкин Европа картасын үзгәртү инде тулы хутына бара. Көнбатыштан бер тиран үзеннән көчсез дәүләт, халыкларны таптап, изеп килсә, көнчыгыштан – икенчесе. Соңгысының, ягъни Сталинның, тырышып, Россия империясе чикләрен торгызган чагы. Чираттагы дәүләт – Финляндия. Булачак социалистик фин республикасының Мәскәүдә “хөкүмәт”е инде төзелгән, әсир финнар өчен лагерьлар корылып бетү чигендә.

Әмма Россия империясендә гасырдан артык яшәү дәверендә күргән михнәтләрдән соң ирек, бәйсезлекнең тәмен, рәхәтен татыган халыкның – финнарның бирешергә аз гына да исәбе булмый. Каршылык көчле булган, дию генә дә аздыр. Билгеле булганча, Финляндия чигенә ыргытылган ярты миллионга аз гына тулмаган Кызыл Армиягә каршы финнар ике йөз мең ярымлы гаскәр туплый. Аның да күп өлеше – данлыклы фин укчы-чаңгычыларыннан торган җитез мобиль отрядлар. Шундый отрядларның

һөҗүм итүчеләрне – авыр техника, танклар, артиллерия белән коралланган, тик карга баткан урманда файдасы аз кораллы дивизияләрне камап алу, салкында катырып үтерү очраклары яхшы мәгълүм. Финнарның Маннергейм оборона сызыгын штурмлау гына да ике айдан артыкка сузылып, безнең яктан чутсыз корбаннарга китерә. Нәтиҗәдә, 100 көннән аз гына артыкка киткән канлы бәрелештә Кызыл Армиянең югалтулары (һәлак булучылар) 127 меңгә җитсә, фин ягы 5 тапкыр азрак югалта – 26 мең корбан бирә. Бу урында әлеге мәгънәсез сугышта һәлак булган татарстанлылар санын күрсәтү дә кирәктер. “Реальное время” интернет порталы язганча, рәсми югалтулар 1238 кешегә җиткән. Бу – исемнәре ачыкланган корбаннар. Чынлыкта алар күбрәк булган дип уйларга кирәктер.

СССР өчен фин кампаниясе китергән бердәнбер юаныч – совет-фин чиген Ленинградтан 100 чакрымга ераккарак күчерү. Финнар өчен геосәяси әһәмият исә шунда: “салкын сугыш”ның шул рәвешле тәмамлануы Сталинны, совет җитәкчелеген шактый айныта – Бөек Ватан сугышы азагында, ярты Европаны совет солдатының күнитеге таптаган чорда да, аннан соң да ул фин җирләренә бүтән ымсынмый…

1918 елда бәйсезлеккә ирешкән, 1939–1940 елларның салкын кышында аны саклап кала алган Финляндиянең бүген дөньяның иң күркәм илләренең берсе булуы мәгълүм. Халыкның тормыш сыйфаты буенча Суоми дәүләте – инде күпме еллар 200гә якын ил арасында беренче өчлектә. Уртача хезмәт хакы – 3500 евро. Бу – безнең акчага күчергәндә, 245000 сум дигән сүз. Уртача пенсия – 1200 евро, ягъни 84000 сум. Хатын-кызлар уртача – 82, ир-ат 75 ел яши. Сез шундый илдә тормыш итәр идегезме, дип сорау, әлбәттә, урынсыз. Россия составында булсалар, финнар бүген ни күрер иде, дигән сөаль дә риторик. Фин оҗмахының сәбәпләре нидә соң? Ихтимал, үзләренә үзләре хуҗа булуда һәм гаделлектәдер. Алар төзегән гадел җәмгыятьтә, гадел, геосәясәт белән, корал кою белән мавыкмаган (финнар НАТОга да керми, чөнки чыгымнар артачак) хакимияттә, гадел салымнарда (аларда ул прогрессив: “ярлы”лар 6 процент түләсә, байлар 32не чыгарып сала), икътисадны оештыра белүдә. Табигый байлыклар дигәндә нефть, газ аларда юк. Төп байлык – урман. Әмма ул сатылмый. Кәгазь кирәкме, әзер йортлар яисә төрледән-төрле фанерамы – рәхим ит, тик бөтен килеш бер генә бүрәнә дә сорама. Чимал сату – кулсызлар, технологиясезләр, булдыксызлар шөгыле. Финнар андый түгел: бөтен дөнья белгән Nokia, фин корычы, машина шиннары, судно төзү, сыйфатлы аяк, өс киемнәре, һ.б. Менә шундый халык һәм дәүләт алар. Тормыш итәргә өйрәним дип, ерак барасы түгел.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү