Балалар психика һәм сәламәтлеккә зыян китерә торган баллы «төймә”ләр куллана

Һәр тәмле әйбер кәнфит түгел. Соңгы вакытта укытучылар, әти-әниләр балалар арасында снюс — “баллы төймә”ләр кулланучыларның артуы турында чаң суга. Үсмерләр куркыныч дип санамаган ул «төймә”ләр чынбарлыкта психика һәм сәламәтлеккә зыян китерә, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Бүген җәмәгатьчелек сатуда ирекле булган әлеге катнашманы тыярга тәкъдим итә. Әлеге фикерне Казан Кремлендә дә хупладылар.

Кем малае син?

Узган ел безнең күршеләр, ишегалдында бер кечкенә малай машиналар арасында кая барасын белмичә саташып йөри дип, аны кызганып, өйләренә алып кергән иде. Шуннан соң фотосын социаль челтәрләр аша таратып, аның кем икәнен ачыклый башладылар. Берәүләр, тәгәрмәчләрне тишмәкче, тәртипсезлек кылып йөри, дисә, икенчеләр, авырыйдыр, хәтерен югалткан, дип аңлатырга тырышты. Малайны өенә алып кергән хатын сөйли: көтелмәгән кунак, ярты сәгатьтән соң адресын исенә төшереп, өенә кайтып киткән. Соңыннан 13 яшьлек малайның снюс кулланганы ачыкланды.

Нәрсә соң ул снюс? Чәйни торган тәмәкене әнә шулай дип йөртәләр. Кайбер әти-әниләр балаларының букчаларыннан мондый матдәләрне берничә ел элек үк тапкан. Укытучылар да хәбәрдар. Әмма сер түгел, мәктәпләр, рейтингларын төшермәс, тәрбия мәсьәләсе начар дигән даннары чыкмасын өчен, мондый очракларда еш кына дәшмиә калу ягында. Һәрхәлдә, әти-әниләр шулай ди.

Кесәләрен, букчаларны карагыз!

Шөкер, “чирен яшергән үлгән” дигән гыйбарәне яхшы аңлаучы җитәкчеләр дә бар. Күптән түгел башкаланың 40 нчы гимназиясе директоры Людмила Яковлева снюсның нәрсәгә китерүе турында әти-әниләргә мөрәҗәгать итте. Директор әлеге “төймә”ләрне, “порошок”ларны баланың яшенә карамыйча сатып ятучы кибетләрнең күп булуын әйтте.

– Укучылар хәле начарлана. Аларның күңеле болгана, йөзләре агара, кәефләре юк. Мондый очраклар арта башлады. Үзләрен белештермичә, аңын югалтучылар да очрый, – ди директор. – Снюсны авызларына кабуга, башта канәгатьлек хисе кичерәләр, ләкин бу озакка сузылмый. Катнашманы теләсә кайсы кибеттән 30–35 сумга сатып алып була.

Директор укучыларының әти-әниләренә моңа каршы көрәшергә киңәш итә. Үзе ул “Горки” полиция бүлегенә хат язган, әти-әниләргә исә балаларның сәламәтлеген, тәртибен, букча, кесәләрен тикшерергә куша.

“Сездән ишетәбез”

Бүген инде снюсларның башны аңгырайтуы күпләр өчен яңалык түгел. Тик кайбер гаиләләрдә әфлисун, кокос һәм башка җиләк-җимеш исе килгән снюсларны кәнфит дип кабул итүчеләр дә бар. Хуш исле булгач, начар әйбер дип уйламыйлардыр, күрәсең. Социаль челтәрдә шау-шу куптаралар: бушлай конфет бирсәләр, зинһар, ашый күрмәгез. Малай-шалай исә тәнәфес вакытында кибеткә йөгерә. Кыскасы, әти-әниләрнең тынычлыгы югалды.

Шәһәрдә генә түгел, кайбер авыл мәктәпләренә дә үтеп кергән бу галәмәт.

– Мәктәптә беркөнне җыелышка чакырганнар иде. Райондагы техникумда белем алучы студент аны өч мәртәбә кыйммәткә сата икән. Кемдер кабып караудан баш тартса, ихтыяр көче булмаганнар каршы килә алмый. Балаларның башы чуалмасын дип кот очып тора, – дип борчылуын белдерә ике бала үстерүче Фәридә ханым.

Мәктәпләр бу яктан тыныч районнар да бар. Белмиләрме, әллә балалар, чыннан да, мондый күренешләрдән еракмы? Ерак булса, сөенергә генә кала.

– Сездән бу хакта беренче тапкыр ишетүем. Мәктәпләрдә тәрбия эшләре буенча урынбасарлар белән аралашып торабыз. Бу хакта бер сүз әйткәннәре юк. Әлеге теманы өйрәнербез, – диде Буа районы мәгариф бүлеге башлыгы Илгиз Ханбиков.

Зарларга битараф калып буламы?

Республиканың мәктәп директорлары, укытучылар балаларның никотин катнашмалар куллануына каршы көрәшү өчен иҗтимагый оешмага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Уртак эш” төбәк оешмасының үсеш бүлеге җитәкчесе Илья Трубин матбугат очрашуында сөйләде.

– Безгә соңгы елда шәһәр укытучылары укучыларның снюсларны еш куллана башлавына борчылуын белдерә. Алар аның капларын бәдрәфтә таба. Югары сыйныф укучылары үзләре артыннан кечкенәләрне дә ияртә. Без бүген моңа каршы көрәшү өчен имзалар җыябыз. Җәмәгатьчелек фикерен Татарстан Иҗтимагый Палатасына, Министрлар Кабинетына җиткерәбез. Ким дигәндә, снюс сату яшен чикләргә, күп дигәндә, аны сатудан алырга һәм тыярга тәкъдим итәчәкбез, – ди белгеч. – Никотинлы снюсларда тәмәке юк, шуңа күрә аны сатуны закон белән тыеп булмый. Шуңа күрә бала аны теләсә кайсы кибеттән алырга мөмкин. Бу спайслар белән кабатланган хәлне хәтерләтә.

Үсмерләрнең снюс куллануын кайдан белергә? Аның зыяны ни дәрәҗәдә? Бу матдәгә бәйлелектән ничек биздереп була? Республика наркология диспансерының стационар бүлеге мөдире, психиатр-нарколог Булат Гатин белән сөйләштек.

– Снюсларның дөньяда 1602 елда ук кулланулары билгеле. Безгә соңгы елларда гына үтеп керде, ләкин быел аны кулланучыларның кинәт артуы күзәтелә. Кайберәүләр хәтта 7–10 яшьтән үк куллана башлыйлар. Малайлар гына түгел, кызлар да мавыга. Бездә дәваланучылар булмаса да, бу проблема белән мөрәҗәгать иткән әти-әниләр бар, – ди белгеч. – Аны наркотик дип әйтеп булмый, ул әлегә медицина ягыннан һәм юридик яктан дәлилләнмәгән. Иң куркынычы – никотин күләме зур. Гадәти тәмәкедә ул матдә 1–1,5 мг булса, снюста 10нан 60 миллиграммга җитә. Элеккегеләре белән яңалары арасында аерма да зур. Пакетта сатылганда, балалар, авызларын кабуга, чеметтерүгә түзә алмыйча, тизрәк төкерә иде, хәзер суыра торган конфет рәвешендә чыгаралар. Монысын ахырга кадәр кулланалар, димәк, күп күләмдә керә. Андыйлары беренче мәртәбәдән үк бәйлелек китереп чыгарачак.

Булат Гатин әйтүенчә, куркыныч кәнфитләргә кеше бик тиз ияләшә. Аны кулланган үсмерләр тиз ярсып китә, хәтерләре начарая, укуда өлгерми, гамьсезләнә. Бер сүз белән әйткәндә, таркауга әйләнә.

Төп билгеләр: йөз агару, күзләр кызару, хәлсезлек. Снюслар белән мавыгу авыз эче, ашказаны, ашказаны асты бизе һәм башка авырулар китереп чыгара. Ул гына түгел, хәтта кешенең йөрәге дә туктарга мөмкин. “Бәйлелекне бары хастаханәдә ятып, психотерапевтлар ярдәмендә генә дәвалап була”, – ди нарколог.

 

ФИКЕР

Лилия Галимова, Казан Кремленең рәсми вәкиле:

– Бу чәйни торган тәмәке тыелган матдәләр исемлегенә керми. Шуңа да аны сату һәм таратуны без тыя алмыйбыз. Җитештерүчеләр шуннан кайчакта файдалана да. Снюска бәйле мәсьәләне хокук сакчылары өйрәнә. Спайслар белән дә шундый хәл булган иде. Башта аны ирекле рәвештә сатсалар, соңыннан закон чыгаручылар аны тыелган матдәләр исемлегенә кертте.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү