Балалар турында 6 кызыклы факт

Балалар бик тиз үсә” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу дөрестән дә шулай! Баланың баш мие, бер яше тулганчы ук, ике тапкыр зурая. Бер яше тулганда инде аның баш мие өлкәннәрнекенең 60 проценты кадәр зурлыкта була. Бу анлашыла да. Сабый гомеренең беренче 12 аенда һәркөн нәрсәдер өйрәнә, үзләштерә. Буйга да шундый ук тизлек белән үссә, үсмер чагына инде ул 50 метрлы баһадир булыр иде.

Чикаго университеты галимнәре ачыклаганча, җиде айлык вакытта сабый сүзләрне генә түгел, хәрәкәт һәм хис-тойгыларны да аңлый. Янәшәдәгеләрне күзәтеп, аларның үз-үзен тотышын кабатлый. Яшь ярымын тутырган сабый исә “ачу килү” дигән төшенчәне аңлый башлый. Әти-әнисенең кабат кәефен төшермәс өчен, тәртибен төзәтергә тырыша.

Дөньяны танып белергә ашыккан сабый көненә 300 мәртәбә (!) елмая. Чагыштыру өчен: өлкәннәр көненә, күп дигәндә, 20 тапкыр авыз ерырга мөмкин.

Көндез йоклаган баланың хәтере яхшыра. Күптән түгел алман галимнәре шундый кызыклы тикшеренү үткәргән. Алар балаларга уенчык курчакка бияләй киертергә өйрәткән. Бераз уйнагач, балаларның бер төркемен йокларга яткырганнар. Икенче төркемдәге сабыйлар исә алга таба уйнавын дәвам иттергән. Яңа һөнәр өйрәнгәннән соң ук ятып йоклаган балалар йокыдан торгач та курчакка бияләй киертеп күрсәткән. Йокламаган сабыйлар исә бу эшне башкарып чыга алмаган.

Сабыйлар ана карынында чакта ишектән көйләрне дүрт айлык булганчы хәтерли. Финляндия галимнәре шундый кызыклы ачыш ясаган. Баксаң, төрле илдә туган балаларның елавы да интонация һәм ритм ягыннан бер-берсеннән аерыла икән. Күп балалар нәкъ әниләре кебек кычкыра да әле, ди галимнәр. Шуңа күрә карындагы бала әле берни аңламый, ишетми дип тынычланырга ярамый, ди алар.

– Гаиләдә берүзе генә үскән балаларга симерү куркынычы яный икән. Күптән түгел Америка галимнәре бу уңайдан махсус тикшеренү уздырган. Тәҗрибәдә 68 гаилә катнашкан. Шуларның 27се 1 балалы булган, калганнары ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән. Махсус көндәлектә әниләр балаларның өйдә нәрсәләр ашавын, укытучылар исә мәктәптә ничек туклануын язган. Балаларның физик активлыгы да исәпкә алынган. Галимнәр балалар яшәгән гаиләләрнең матди хәле, әти-әниләрнең белеме белән дә кызыксынган. Ахыр чиктә алар, бертуганнары булмаган сабыйга симерү куркынычы күбрәк яный, дигән нәтиҗәгә килгән. “Берүзе үскән бала ашау мәсьәләсендә дә иркә була. Әти-әнисе аңа теләгән бар ризыкны ашата. Тикшеренү барышында андый балаларның, нигездә, ярымфабрикат, чипсы, кола кебек ризыклар белән туклануы ачыкланды”, – диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү