Баланы суицидтан саклап калып буламы?

Балалар чәчәк кебек гомерләренең тәмен дә, кадерен дә белмичә үз теләге белән якты дөньядан китә. Күптән түгел  Новосибирск мәктәбе бәдрәфендә 10 нчы сыйныф укучысының үле гәүдәсен тапканнар.  
Казанда бер укучыны атна буе эзләделәр. Ахырда  9 нчы каттан “егылып” төшкәне билгеле булды. Ни өчен балалар тормыш белән хушлашырга ашыга? Мондый афәтне туктатып буламы? Җавапны белгечләр белән бергәләп эзләдек.
Ишетмибез
Новосибирск укучысының үз-үзенә кул салыр алдыннан коридорда елаганын ишеткәннәр. Чиләбедә  исә,  әнисе  әйтүенчә, 9 нчы сыйныфта укучы баласы имтиханны  начар  тапшырган өчен  борчылган. Еракка китәсе юк, республикада да төрле сәбәпләр аркасында элмәккә менгән, биеклектән сикергән яшьләр турында ишетелеп  тора. Кызганыч, Казанда 9 нчы каттан егылып төшкән 14 яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар. Билгеле булганча,  ул сентябрь аенда мәктәпкә бармаганы  өчен әнисе белән ачуланышкач, өйдән чыгып киткән. Соңрак аның атна буе подъездларда качып йөрүе ачыкланган. Үләр алдыннан ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә аклы-каралы фотога “тормыш…” дип язган. Гомумән,  мордар китүчеләрне тормыштан туйган дип гаепләп тә булмый. Алар арасында “юкка яшәмәдем”  дип  хушлашу сүзе язып калдыручылар да бар икән.  
Россия Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова соңгы елда үсмерләр арасында үз теләкләре белән  дөньядан китүчеләрнең  саны 14 процентка артуын белдереп: “Үсмерләр үз эченә йомылган, алар берәүне дә ишетми һәм аларны да ишетмиләр”, – дигән иде.
Мәскәү шәһәре Сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш психиатры Анна Портнова, балалар үлемендә күп очракта   өлкәннәр – әти-әниләр гаепле,  игътибар җитми, дигән сүз әйтте. “Алар балаларның борчуларын күрми һәм ярдәм итми. Ахыр чиктә, проблеманы үзләре генә хәл  итә алмаган яшьләр  мәңгелеккә хушлашу  юлын сайлый. Кайчак баланың халәтеннән аның төшенкелеккә бирелүе күренмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә әти-әниләр аларга нинди ярдәм кирәклеген белеп торсын иде”, – ди психиатр.
Байлар да елый
 Татарстанда узган ел 17 үсмер үз-үзенә кул салган. Иң кечкенәсенә – 13, калганнарына – 14–18 яшь. Шуларның 4се – кызлар. Аларның берсе дә суицид кылыр алдыннан исерткеч эчемлек яки әфьюн кулланмаган, психологик яктан табибта исәптә тормаган. Һәр баланы гаиләдә, мәхәббәт  яки башка өлкәдә нинди дә булса проблема борчыган. Кыскасы, аларга ярдәм итүче булмаган.
– Узган ел белән чагыштырганда быел  суицид очраклары кимрәк. Ләкин бер бала үлсә дә, бик зур югалту бу. Әти-әниләр үзара дус булып, балаларына теләсә кайсы вакытта  ярдәм итәргә әзер булсын иде. Гаиләдә суицид турында сөйләргә кирәкми. Балаларның максаты, хыялы булу да бик мөһим, – диде Татарстан Бала хокукларын яклау буенча  вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина газета хәбәрчесенә.
– Авыр хәлле гаиләләрдәге балалар гына бу адымга бара дип әйтеп булмый.  Бай, яхшы тормышта яшәүче үсмерләр арасында да андый  күңелсезлекләр очрый. БДИ бирә алмау нәтиҗәсендә тормыш белән хушлашкан   очраклар да булды.  Республикада интернет аркасында үз-үзенә кул салу фактларының дәлилләнгәне юк. Гадәттә, үзе теләп дөньядан китү 13-14  яшьлек үсмерләр арасында күзәтелә күбрәк, – ди “Хокук кыры” хокук саклау оешмасы координаторы Булат Мөхәммәтҗанов. – Табиблар хатасы яки җинаять кылу  очракларында  гаепле кешене табарга мөмкин. Ә суицид очракларында эш гадәттә судка барып җитми. Бу  гамәл кылуның сәбәпләре күп очракта билгеле түгел. Минемчә, суицид очракларын бетереп булмый, әмма киметеп була. Бу җәһәттән һәр министрлыкта утырып сөйләшергә һәм мәктәп, гаиләләр белән бергәләп эш алып барырга кирәк.
Хурлану харап иткән
Белгечләр үсмерләрнең үз-үзләренә кул салуын гадәттә гаилә, мәктәп, дуслар арасындагы  проблемалар, җавапсыз мәхәббәткә бәйләп аңлата. Яшьләр  үзләренә карата гаеп тагуларны да кабул итә алмый икән. Мордар китүчеләр арасында  гаилә хәленнән хурланучылар да, комарлы уен корбаннары да бар. Кайчак шаярулар да үлемгә сәбәпче булырга мөмкин.
– Туганыбыз 1 май бәйрәме көнне харап булды. Авылда бу көнне яшьләрнең табигатьтә ял итү гадәте бар. Учак ягып, бәрәңге пешереп күңел ачканнар. Шул вакытта бер шук малай,  шаярып, энекәшебезнең ыштанын төшергән. Кызлар янында оялгандыр, күрәсең. Бик юаш, эшчән бала иде. Шуннан соң йөгереп кайтып, сарайда асылынган. Абыйсы, артыннан ук кайтса да, энесенә ярдәм итәргә өлгермәгән, – ди Кадрия апа.
Бу мәсьәләдә психологлар, әти-әниләр балалар белән сөйләшә белми, дип әйтергә ярата. Шул ук вакытта кайбер әти-әниләр белгечләрнең, балага  авыр сүз әйтмәгез, башыннан сыпырыгыз, кочаклагыз, яратыгыз дигән сүзләрен аңлап та бетерми. Андыйлар, бернинди наз да күрмәдек, өф итеп  торучы булмады, авыр эш тә эләкте, яшибез бит, диләр. “Доверие” психологик ярдәм күрсәтү үзәге  психологы Татьяна Патеева әйтүенчә,  төп бәла – кешеләрнең авырлыкларны җиңә белмәвендә.
Балаларны суицидтан саклап буламы?
Фикер
Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының белем һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы мөдире:
– Була. Әлеге күренеш Россиядә  зур афәткә әйләнеп бара. Күпме  генә сөйләшүгә карамастан, илдә киң кырлы шәхес тәрбияләүнең концепциясе юк. Яшьләр бүген – вакуумда. Алар Көнбатыш, Американың иң начар мисаллары үрнәгендә тәрбияләнә. Балалар – өметсезлектә, билгесезлектә. Аларда киләчәккә өмет юк. Тәрбиянең төп юнәлеше булган хезмәт тәрбиясе дә юкка чыкты. Бала үз мөмкинлекләрен күрсәтә алмый. Жыр, музыка белән генә алга китеп булмый. Бала баш һәм кул белән эшләргә өйрәнергә тиеш. Мәктәпләргә мәгълүмат технологияләрен кертү укытучы белән укучылар арасында  аралашуны киметә. Күп кенә әти-әниләр репетитор яллап, балаларын өйләрендә укытуга күчерә башлады. Бу  – ахмаклык, алар бит аралашудан мәхрүм була, тормышка җайлаша алмаячак. Комсомол, пионер заманында  тәрбия бөтенләй  башкача иде. Бүген генә түгел, элек тә суицид очраклары булган, диләр. 80–90 нчы елларда андый очракларны хәтерләмим, булса ишетер идек. Әгәр бу мәсьәлә вакытында хәл ителмәсә, проблема тирәнгә китәчәк. Телевидение тапшырулары да әхлак мәсьәләләреннән ерак,  алар балалар психикасына йогынты ясый. Хезмәт, эстетика, әхлак мәсьәләләрен үз эченә алган концепция булдырырга кирәк.
Казандагы “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин:
Бу фани тормыш – сынау дөньясы, без шуны аңларга тиеш. Аллаһ Тәгалә  адәм баласынтөрлечә саный. Бала әти-әнигә –  бүләк, әманәт итеп бирелгән. Без ул-кызыбызга биргән тәрбия өчен Аллаһ каршында җавап бирәчәкбез. Һәр бала  дөньяга иман белән дөньяга килә. Бүген әти-әниләр үз вазифаларын  бакча һәм мәктәпкә, интернетка, телевизорга тапшыра.  Тәмәкене урамда тартырга өйрәнде дип,  үз-үзен акларга тырыша. Һәр нәрсә  гаиләдән башлана. Бала шушы юлны сайлый икән, димәк, әти-әниләр игътибар бирми дигән сүз. Кафеларда яки башка җирләрдә ял итеп, дөнья куып, балаларга вакытны бүлмәү – бу гөнаһ. Һәрберебез үзебезгә сорау бирик әле. Мин балалар белән соңгы тапкыр урамга кайчан чыктым, урманга кайчан бардым? Кайчан   рәхәтләнеп аралаштым? Бүген аралашу җитми. Ул, өй эшеңне эшләдеңме, мәктәптә хәлләр ничек, дигән сорауга кайтып кала.
Борчылу өчен билгеләр:
Бала  төшенкелеккә бирелеп, “Бу тормышны күрә алмыйм”, “Минем үләсем килә”, “Башка яшәргә көчем калмады”, “Беркем өчен дә йөк буласым килми”, “Сиңа башка минем өчен кайгырасы булмаячак”, “Миңа инде ярдәм итеп булмый” кебек сүзләрне кабатлый. Моңсу җырлар тыңлый, үлем темасына кагылган рәсемнәр ясый, китап укый. Үзенең кадерле булган әйберләрен дусларына, якыннарына бүләк итә. Андыйларның кәефе еш үзгәрә. Үлем алдыннан  тынычланып кала. Моңа кадәр бик дус булмаган танышлары белән аралаша башлый.
Нишләргә?
* Балагызның күңелендә нәрсә булганын белегез. Кайберләренә җиңелчә генә аралашу җитсә дә,  кемгәдер яклау кирәк. Аны ничек бар шулай кабул итегез.
* Ялгызлыктан бары ярату гына коткара. Аларга карата ихлас һәм гадел булыгыз. Үзегезне өстен куеп сөйләшмәгез.
* Начар билге алган өчен ачуланмагыз, аның  белән дөнья бетми. Билгене төзәтеп була, ә баланы кире кайтарып булмый.
* Балаларга туганнары, истәлекле вакыйгалар турында сөйләгез, дусларын кунакка чакырыгыз
* Йорт хайваннары тоту да баланы якынайта
Сәрия Мифтахова

Фикер өстәү