Балык тоту өчен куркыныч урыннар да бар икән

Казанда Миллениум күпере, Киров, Ленин дамбалары янында сулыкларда балык тоту куркыныч санала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Юрий Венедиктов әйтте.

“Анда хәтта кышкы салкыннарда да су ерганаклары булырга мөмкин. Агым көчәйгән, тар урыннар балык тоту өчен куркыныч”, — диде Венедиктов. Аның сүзләренчә, Яр Чаллы плотинасының түбән рельефында, ягъни, Түбән Кама сусаклагычының Кама аша күпере янында 5 километр тирәсе аралыкта кышын балык тоту тыелган.

Белгечләр Иделнең уң як яры, Кама Тамагына койган өлеше бик озак катуын искәрттеләр. Лаеш янында да су агымы көчле булган борылышларда ачык су участоклары бар. Кышын бик салкында да анда боз юка булуы ихтимал, дип әйттеләр. Шулай ук, камыш, үләннәр, агачлар үскән урыннарында боз юка булуын истә тоту зарур.

Балык тоту урыннарында вазгыятьне контрольдә тоту өчен, сулыклар боз белән каплану чоры башлануга, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәүлеклек постлар оештыра. Барлыгы ун коткару посты эшләячәк.

Алар Казан, Яшел Үзәндә Түбән Карамалыга кадәр, Кама Тамагы, Болгар, Лаеш, Алексеевск, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Минзәлә районнарында урнашкан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/19/197199/ 

Фикер өстәү