“Баш сугымчыга, башлап йөрүчегә 500 сум бирсәң, яхшы була инде”

Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана. Кош-кортларны чистартып, урнаштырып бетергәч, алар зур малларына тотына. Күпме көч куеп үстергән малларны урнаштыру авыл халкы өчен зур эш булып тора. 

– Зур, әмма рәхәт эш ул, – ди алар, гадәттә, бу хакта сөйләшә башлагач. – Мал чаласы көн өйдә бәйрәм кебек. Аллага шөкер, бәрәкәте, хәере белән булсын, дип йөгерәбез. Туган-тумача, балалар җыелыша. Өйдә тәмле ризыклар пешереп, алдан ук зур хәстәрлек күрәбез.

Республика авылларында халык малларын кайчан чалырга уйлый? Симертер өчен нинди ризыклар ашата? Тырышлыкның бәрәкәте бармы? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул хакта белеште.

“Кабак итне йомшак һәм тәмле итә”

Арча районының Югары Курса авылында яшәүче Рафил Абдуллин егерме баш мөгезле эре терлек тота.

– Халык малларын суыткач, җиргә 5–10 см калынлыкта кар төшкәч суя башлый. Суыгы бар. Карын көтәбез. Шуңа күрә тиздән авылларда сугым чоры башланыр дип уйлыйбыз. Әлегә бездә каз өмәләре гөрли. Хәер, хәзер күп кешенең зур лары бар. Шуңа күрә урнаштырыр урыны булганнар терлекләрен иртәрәк тә эшкәртә. Бездә халык итне санлап сатарга тырыша. Шәһәр халкы, иттарткычтан чыгарыр өчен, гадәттә, арткы ботны ала. Ә авылныкыларга аш пешерергә алгысы кирәк. Атны исә Яңа елдан соң гына суеп эшкәртәләр, – ди ул.

Рафил Абдуллин әйтүенчә, Арча якларында зур малның алгы ботының килосы 280 сум, арткысы 290 сум тора. Малны тукландыруга килгәндә, авыл халкы аңа ризыкны күбесенчә пешереп ашатырга тырыша.

– Болай иткәндә азык та янга кала, – ди ул. – Пешкәч, күләме бермә-бер арта бит. Без үзебез арыш пешерәбез. Ул суя торган малны үстерә дә, симертә дә. Ә арпа симертә генә. Аның чамасын югалтсаң, ит артык майлы була. Моннан тыш, гадәттәгечә, башак бирәбез, алларыннан печән дә өзелми.

https://vatantat.ru/2019/11/vt-kollektivy-sabalylar-bel%d3%99n-ochrashuga-bardy-fotoreportazh/

Ә менә Аксубай районының Иске Кыязлы авылында яшәүче Әлфирә Шакирова әйтүенчә, районда итне 300 сумнан саталар.

– Бездә алгы ботны да, арткысын да 300 сумнан алалар. Мал асраучылар аз хәзер. Шуңа күрә итне урнаштыру белән авырлыклар юк, – ди ул.

Сугым малына исә алар гадәти терлек ризыгыннан тыш, кабак һәм кишер ашаталар икән.

– Быел без үзебез күп итеп кабак, кишер үстердек. Малларга фураж белән бергә шуларны да турап ашатабыз. Кабакны 4–5 кә генә бүләбез дә бирәбез. Яратып ашыйлар. Итләре дә йомшак, бик тәмле була. Чуашстан ягыннан алып килгән итләрне дә күргән бар. Алар белән безнең ризыкның тәмендәге аерма җир белән күк арасы кебек, – ди ул.

Әлфирә апа, ит сатып алганда, аның төсенә игътибар бирергә киңәш итә.

– Кызгылт, бераз гына алсу төстәге ит – иң яхшысы. Аннан соң аның мае да булырга тиеш. Ит арасында май җепселләре күренеп торганны курыкмыйча сатып алырга мөмкин. Ә артык куе кызыл ит күңелдә шик уятырга тиеш, – дип ул.

Азнакай районының Балтач авылында яшәүче Илгиз Хәбипов та күпләп мал асрый. Бу гаилә симертүгә куелган малларга арпа белән бәрәңге пешереп ашата.

– Хәзер сугым чоры җиткәнен көтеп торучылар да юк бугай инде ул. Кирәк булганда суялар. Без, мәсәлән, сатуга дигәнен күптән түгел генә чалдык. Икенчесен февральләр тирәсендә эшкәртербез дип торабыз. Үзебезгә ашарга дип атап чалмыйбыз. Сатудан калганын гына ашыйбыз, – ди ул.

Узган елларда азнакайлылар итләрен арзанрак бәядән, 280 сумнан сатканнар иде. Быел монда да ит бәясе күтәрелгән. Илгиз Хәбипов әйтүенчә, 300–320 сум тора. Узган еларда арзан иде, 280 сум гына.

https://vatantat.ru/2019/11/m%d3%a9slim-rajonynda-yash%d3%99%d2%afche-kamalovlar-9-yatimne-gail%d3%99le-itk%d3%99n/

“Кулың тәмле, диләр” 

Мондый зур эш башкарганда, иң җаваплысы, әлбәттә, сугымчы җилкәсенә төшә. Кайбер авылларда “кулы тәмле”, эш җаен белгән кешене табу шактый мәшәкать тудыра. Мондый вакытта аларга ярдәмгә оста куллы сугымчылар килә.

Рафил абый Абдуллин да авылларында сугымга йөрүче берничә кеше барлыгын әйтте. Алар, гадәттә, эшне 1,5 – 2 сәгать дигәндә тәмамлый, ди ул. Малны чалып, эшкәртеп бирәләр.

– Баш сугымчыга, башлап йөрүчегә 500 сум бирсәң, яхшы була инде. Ләкин алар акча дип тә килми, авылдаш булгач, ярдәм итәм ди. Хак та сорамыйлар. Шулай да, ул бит күпме вакытын, көчен сарыф итә, машинасын куып килә. Шуңа күрә без ничек тә буш җибәрмәскә тырышабыз, – ди ул.

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Хәмзә Гарәпшин белән Рафаэль Йосыповны да халык эшне чиста-пөхтә эшләгәне, алар суйган малның ите тәмле булганы өчен дәшә икән. Үзебез дә Хәмзә абыйга кат-кат шалтыратып, аны көн ахырында гына тота алдык.

– Бүген дүрт кешедә сугымда булдык, – ди ул. – Балтач халкы гына түгел, күрше районнардан да чакыралар. Малларны хәзер теләсә кайсы вакытта чалалар. Ә бу вакытта чакыручылар аеруча күбәя. Яңа елга кадәр бер буш көн дә юк. Көн саен 4–5 кешегә барырга кирәк. Шимбә, ял көннәрендә ат суябыз. Анысы тагын да авыррак. Аңа бөтен сугымчы да йөрми. Районда бер-ике кеше генә чала.

Хәмзә абыйлар әлеге эш белән ныклап торып җиде ел шөгыльләнә икән.

– Үгезне суйган өчен икебезгә бергә 1600 сум алабыз. 4,5–5 центнерлы малларны кыйблага каратып, догаларыбызны укып чалабыз. Сарайдан алып чыкканда да малкайга дорфа итеп дәшмибез. Барлык кирәк-яракларны да үзебез белән йөртәбез. Элек мал чалган кешегә аракы эчерәләр иде. Хәзер андый нәрсә юк. Итнең дә хәләле кирәк, – ди ул.

– Сугымчылар бригадалары элек тә бар иде, – ди мал табибы Илдус Хатыйпов. – Ләкин ул чагында акчага эшләү дигән нәрсә булмады. Хәзер авылларга базар шартлары кергәч, хак сорау башланды. Кайбер авылларда сугымчыларга 2 мең сум түлиләр дип беләм. Хәзер бит сатар өчен чалына торган малны өйдә суеп, эшкәртергә ярамый. Кеше үзенә ашар өчен генә чала ала. Тора-бара авыллардагы сугымчыларга да үзмәшгуль булып теркәлергә туры килмәгәе. Шулай булганда, алар хезмәтләренә куйган бәя дә биш процентка артыр дип уйлыйм.

Авыл халкы күпме тырышлык куеп үстергән малларының бәрәкәтен күрсен иде дә, ризыкларын исәнлек-саулык белән ашарга язсын иде.

Зөһрә Садыйкова   

Итнең кайсы өлеше нәрсәгә бара

Муен ите – фарш, котлет, аш өчен
Майсыз ит – фарш, котлет, аш өчен
Сырт ите (юан өлеше, нечкә өлеше) – зур кисәкләр белән пешерү өчен
Бот ите – кыздыру, фарш, котлет, аш өчен
Койрык – койка (холодец), аш өчен
Билдәмә (вырезка) – зур кисәкләр белән кыздыру һәм пешерү өчен
Калак сөяге ите – кечкенә кисәкләр белән пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен
Түш ите – пешерү, томалап пешерү һәм фарш өчен
Корсак ите (пашина) – котлет һәм шулпа өчен
Арткы бот – өске һәм эчке өлешен кыздырырга, ян һәм тышкы өлешен пешерергә һәм томалап пешерергә мөмкин
Аяклар – койка (холодец) өчен.

Киңәш
Малны суйгач та, итен шунда ук пешерергә киңәш ителми. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага үзенчәлекле тәм чыгарга мөмкин.

Сугым өчен бер яше тулып киткән мал яхшы. Аннан яшьрәк терлекнең ите лайлалырак була.

Ит бәяләре

Ит бәяләре төрле җирдә төрлечә йөри. Мәсәлән, Азнакай районында, нинди ит булуына карамастан, бәясе 300–320 сум тора.
Әлмәт районында – 300–350 сум.
Чүпрәле районында – 280–290 сум.
Әгерҗе районында – 290–300 сум.

Аксубай районында – 300 сум

 


Фикер өстәү