Башкортостанда мәчет янган

Уфада төнлә Гагарин урамындагы мәчет яна башлаган. Янгын урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оператив рәвештә алты берәмлек техника һәм 22 кеше, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар җибәргән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мәчет бинасында икенче катта янгын чыгу турында хәбәр төн уртасында Кризис хәлләр идарә үзәгенә хәбәр килгән.

«Беренче янгын-коткару бүлекчәсе килгәч, бинаның икенче катында уку кирәк-яракларының януы ачыкланды. 23.55 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын 15 кв.метр мәйданга зыян салган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытта янгын урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы эшли. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү