«Башта ирләр үз вазифаларын үтәргә өйрәнсә, әйбәтрәк булмасмы икән?»

Италиядә хатыныннан аерылган ирләр өчен приютлар ача башлаганнар. Бу илдә гаиләсез калган көчле затларны “яңа фәкыйрьләр” дип атыйлар. Баксаң, аерылышкач, биш очракның өчесендә йорт хатын-кызга кала. Ир-атларның  94 проценты исә алимент түләргә мәҗбүр. Чуашстандагы әтиләр советы вәкиле, гаилә психологы Дмитрий Лепешкин фикеренчә, аерылышуның төп сәбәбе –  хатын-кызларда. Чөнки алар балалар тәрбияләү, гаилә җылысын саклаудан бигрәк эшкә өстенлек бирә башлаган. Аның сүзләренә караганда, хатын-кыз йорт эшләре белән шөгыльләнергә, ир-ат исә матди якны кайгыртырга һәм акчаны ничек тотасын хәл итәргә тиеш. “Хатын-кызның очучы яки президент булуына беркем дә каршы түгел. Тик андый гаиләдә бәхет бармы? Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнсә, барысы да яхшы булыр иде”, – дигән ул. Ничек уйлыйсыз, хатын-кызлар үз вазифасын онытмыймы?

Зөфәр Хәйретдинов, композитор, Татарстанның халык артисты:

– “Аерылышуның төп сәбәбе – хатын-кызларда” дигән фикер белән 95 процентка килешәм. Чынлап та, гаиләнең нык булуында хатын-кызның роле зур. Моны мин генә уйлап чыгармадым. Элек-электән ир кеше – гаиләдә акча эшләүче ул. Ул матди якны кайгыртса, гүзәл затлар өйдәге атмосфераны, климатны җайлап торырга тиеш. Әгәр ир-ат канәгать булмаса, читкә карый, эчә башлый, гаиләдән китә. Шуңа күрә хатын-кыздан күп әйбер тора.

Роза Мөсәллимова, паспорт бүлеге хезмәткәре:

– Башта ирләр үз вазифаларын үтәргә өйрәнсә, әйбәтрәк булмасмы икән? Аерылу бит ирләр акча эшли белмәгәннән, гаиләне матди яктан тота алмауларыннан килеп чыга. Бу очракта хатын-кыз нишләргә тиеш дип уйлыйсыз? Әлбәттә, акча эшләү юлларын эзли башлый. Чөнки аңа балаларын үстерергә, йорт-җирен кайгыртырга кирәк.

Эльмира Шәрифуллина, шагыйрә:

– Бу бәлаләрнең төп сәбәбе – әхлакның юкка чыгуында. Бөтен юнәлештә тәрбия мәсьәләсе какшады. Иң куркынычы: әти-әни белән бала арасында аңлашылмаучылык артты. Мәктәптә бирелгән өй эшләре дә – ике арада каршылык китереп чыгара торган нәрсә бит ул. Нәтиҗәдә балада ниндидер тискәре мөнәсәбәтләр тәрбияләнә. Хәзерге яшьләр, гомумән, хисләргә бик саран. Аларны гаилә мөнәсәбәтләренә өйрәтү дә юк. Безнең яшь чактагы кебек чын мәхәббәткә ышану, бер-береңә хөрмәт, кадерләү дә юкка чыкты. Ә приютлар кирәкмәс, чит ил йогынтысына бирелмик әле.

Вахит Саматов, Татарстанның атказанган табибы:

– Гаиләнең тотрыклылыгы ир-аттан тора дип уйлыйм. Гаилә корганда, матди якны кайгыртуны ирләр үз кулына алырга тиеш. Хатын-кыз – гаиләдәге җылылыкны саклаучы. Бездә хәзер “гаилә” төшенчәсе тамырдан үзгәрде. Элек 20–25 яшьләрдә өйләнешсәк, хәзер чит ил үрнәгендә, соңрак кавышу китте. Никахсыз яшәүчеләр күп. Җиңел кушылганнар җиңел аерыла да. Законлы язылышсалар, гаиләне торак белән, акча белән тәэмин итәргә кирәк. Яшьләр бу кыйммәтчелек заманында проблемадан чыгу юлын тапты: гаилә кормыйлар, бала тапмыйлар, үзләре өчен генә яшәп яталар.

Вил Усманов, җырчы, Татарстанның халык артисты:

– Гаилә мәсьәләсенә чит кешеләрне катнаштырырга ярамый. Шуны онытмыйк. Кемдер килеп, сиңа акыл өйрәтергә тиеш түгел. Тормыштагы җитешсезлекләреңне үзең белергә тиешсең. Кеше әйтер дә ул, сөйләр дә – ә күңелне белүче булмаячак. Аерылышуда ирне генә дә, хатын-кызны да гаепләп булмый. Гаеп – атта да, тәртәдә дә, диләр бит. Гаилә таркалган икән, инде гаеплене эзләүдән мәгънә юк. Ирне бар иткән дә, юк иткән дә – хатын бит. Олылар юкка гына шулай димәгәндер. Приют ачулары белән килешеп бетмим. Бу дөрес әйбер түгел. Хатын белән ир арасында ни генә булса да, кеше картлыгын балалары янәшәсендә уздырырга тиеш. Әнием исән-сау, буш вакытым булган саен, тизрәк шунда ашыгам. Үз картлыгымны да балалар хөрмәтендә, оныклар янәшәсендә күз алдына китерәм.

 


Фикер өстәү