Баянчы Айнур Моратов: “Гармун алыр өчен ун сыер кирәк” (ВИДЕО)

Яхшы гармуннар – элеккеләре. Дистәгә якын гармун хуҗасы Айнур Моратов әнә шулай ди. Яшь баянчы белән иҗат иреге, гармунчы абруе, татар музыкасы турында сөйләштек.

Гармунчының төп коралы гармун. Ләкин ул да гомерлек түгел, ничек яңартасың, каян аласың, А йнур?

– Кулдан алып төзәттерәм.

Яңаны алмыйсыңмыни?

– Ничек аласың? Казан музыка уен кораллары фабрикасы ябылды, Саратов гармун фабрикасы да эшләүдән туктады.

Мәскәүдә бар бит.

– Мәскәүдә баян җыя торган ике фабрика бар. Берсендә бәясе югары, икенчесендә  Кореяда җыелганны саталар. Соңгысы бик ошамый. Иң яхшы уен коралы – Италиядә, кулдан ясалганы. Миндә андые да бар. Ул чит ил машинасы кебек, ипле, уңайлы, җимерелми, ватылмый инде.

Гармунчының яхшы уен коралы алу мөмкинлеге бармы бүген?

– Кызганыч, яхшы гармун алу бик авыр. Бер уен коралы 10 сыер яки 8 ат бәясе тора. Димәк, яхшы гармун алыр өчен хәлле фермер булырга кирәк. Аллага шөкер, республикада музыканы аңлаучы, ярдәм итүче кешеләр бар, алар булыша. Чит өлкәләрдә чыгыш ясасаң, Татарстаннанмы, дип сорыйлар. Чөнки күрәләр: баяннар яхшы.

Гармунчының элеккеге абруе сакланамы?

– Ул абруй җырларда гына калды бугай инде. Әле мин музыка көллиятендә укып йөргән елларда да конкуренция зур, балачакта исә һәр биш өйнең берсендә гармун уйный белүче табыла иде. Хәзер болар бетте.

Якутиядә балаларны кечкенәдән музыка уен коралларында уйнарга өйрәтәләр, эпосларында тәрбиялиләр. Башкортстанда курай брендка әйләнде. Безгә тальянны шул дәрәҗәгә күтәрергә нәрсә комачаулый?

– Тальянны күпләп җитештереп, музыка мәктәпләренә таратсалар, популярлыгы артыр иде. Гармун ясау остасы Айрат Харисов, тендер отып, һәр районга икешәр тальян ясарга алынды алынуын. Минемчә, бу бик аз. Болай гына тальянның дәрәҗәсен күтәреп булмый.

Тальянны күпләп җитештерү өчен осталарның булуы да кирәк. Бездә осталарны укыту мәктәбе юк

– Осталарны элек тә әзерләмәгәннәр. Алар кайсысы консерватория тәмамлаган һәм аеруча сизгер ишетү сәләтенә ия, кайсының, гомумән, белеме юк. Гармун ясау өчен бик зур талант кирәк. Аңа укытып кына өйрәтеп тә булмыйдыр. Осталар әзерләү мәктәбен  оештырдык та ди, ә кем укытыр соң? Бездә Айрат Харисов һәм тальяннар ясаучы Дамир Хәмидуллин бар. Башка оста юк бит. Дамир абыйны да Айрат абый өйрәтте. Шуңа күрә гармунчыга, уен коралын халыктан сатып алып, төзәттерергә генә кала.

Былтыр композиторлар белән узган фикер алышуда Рәсим Ильясов дәүләт милли уен кораллары оркестрын булдыру проблемасын күтәрде, концепциясен дә тәкъдим итте.

– Башкортстан бу эшне күптән башкарды. Анда милли оркестрның үзәгендә биш дистә тирәсе курайчы утыра! Башкортлар курайны шулкадәр ярата: хәтта гербларында да курай сурәтләнгән. Бездә милли оркестр функциясен әлегә Рәсим Ильясовның “Казан нуры” үти, шул ук вазифаны “Мирас” инструменталь ансамбле һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә фольклор ансамбле башкара.

Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры бар бит әле.

– Ләкин алар башлыча рус халык көйләрен яңгырата.

Тукай премиясе лауреаты Владимир Федотов оркестр функцияләрен алган гармун турында сөйләде. Мондый уен коралы гармунның абруен күтәрмәсме?

– Мин аны шул ук синтезатор итеп кабул итәм. Оркестр – җанлы музыка чыганагы ул. Аны бернәрсә дә алмаштыра алмый.

Соңгы вакытта җырчыларның зәвыгы, эчке тәрбиясе турында сүзләр күп чыгып тора. Мондый фикер алышуларга җимне җырчылар үзләре бирә. Бу уңайдан синең фикереңне дә ишетәсе килә.

– Мин социаль челтәрләрдә юк, Инстаграмда бөтенләй теркәлмәгән, шуңа күрә күп әйберне күрми, ишетми калам. Мөгаен, шуның белән бәхетледәдер. Артистлар Инстаграм кебек челтәрләрне үзләрен таныту өчен актив файдалана. Сәхнә хәлләрен, тормышларын күрсәтәләр. Миңа калса, социаль челтәр хәзер матбугат кебек үк вазифаны башкара. Монда чама хисен югалтырга ярамый. Чикне үттеңме, янасың. Һәр эшнең үз остасы булырга тиеш. Интернетны үз файдаңа җигәргә телисең икән, йә шуңа укырга кирәк, йә шул эшнең остасын ялларга. Шәхсән үземне “сарафан радиосы” таныта.

Үзеңне ирекле йөзүдә дип таныштырдың. Эш урыны табу читенме?

– Укыганда оркестрга йөреп карадым. Бер ай йөрдем дә ташладым. Оркестр ул үзеңне, иҗатыңны кыса белән чикләү. Миңа иркенлек җитми. Теләгән җиремә барам, теләгән көйне уйныйм. Үзмәшгуль булып теркәлдем дә ирекле иҗатчы булып йөрим. Аранжировкалар ясыйм.

Татар эстрадасында аранжировканың сыйфаты түбән, килешәсеңме?

– Җырчыларга сыйфат түгел, арзан булуы мөһимрәк. Шуңа күрә аранжировкалар бик гади. Европа дәрәҗәсендәге аранжировка эшләп була, ләкин аны алмаячаклар. Минем аранжировкаларны Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Рәсим Низамов, Фирдүс Тямаев ала. Саный китсәң, күп инде алар. Күбрәк ретро һәм халык җырлары белән эшлим.

Музыкант һөнәрен сайлавыңа үкенмисеңме?

– Ул – безнең канда. Әти өздереп уйный иде, хәзер вафат инде. Әни гармун белән Кукмараның авыл һәм район чараларында катнаша. Мин әтинең баянында уйнарга өйрәндем. Авылда музыка белеме бирмиләр, шулай да музыка көллиятенә укырга алдылар. Чөнки комиссия алдында баянда, тальянда, кыскасы, дистәдән артык инструментта уйнап күрсәттем. Икенче курстан артистлар үзләре белән гастрольгә ала башлады, шуңа нота грамотасын үзләштерергә өлгермәдем. Монысына хәзер үкенәм. Хәер, Европаны алсак та, рус эстрадасында да талантлы музыкантларның күпчелегендә нота белеме юк. Кысалар иҗатны бер яктан чикли дә. Ә ишетү сәләтен җуймас өчен, спорттагы кебек үк, даими шөгыльләнергә кирәк.

Нинди музыка тыңлыйсың?

– Классика, джаз, фанк юнәлешен үз итәм.

Татар эстрадасын тыңлыйсыңмы?

– Тыңлыйм дип алдый алмыйм, радио да кушканым юк. Машинада “Релакс FM” уйный. Эстраданы берәр кеше кулга алып, тәртипкә салсын иде. Худсовет булмау да тискәре йогынты ясый. Җырчыларның күбесе дөрес итеп тын алуны да белми. Халыкка җиңел җырлар кирәк, аларны болай да тормыш баскан, ләкин бу җырчыга зәвык юнәлешендә эшләүне туктату дигән сүз түгел. Радиога худсовет бигрәк тә кирәк. Минемчә, мәдәнияттә, җыр сәнгатендә бизнесны беренче урынга куярга ярамый. Ә бездә әлегә киресе күзәтелә. Бу – вакытлы күренеш, үтәр, дип уйлыйм.

Татар классикасыннан Сара Садыйкова җырларын яратам. Аның музыкасы кабатланмас. Бер генә җыры да икенчесенә охшамаган һәм күңелгә үтеп керә торган. Гомумән, элеккеге җырларда көй белән сүз тәңгәл килә, һәрберсе камил. Бүген җырда көй белән сүз тәңгәллеге юкка чыгып бара. Бәлкем композиторларның телне бөтен нечкәлеге белән тоемламавы бәласедер бу. Эчтәлек белән көйнең, ритмның туры килмәве колакны ерта…

“Үзгәреш җиле” эстраданы күтәрә аламы?

– “Үзгәреш җиле”ндә композитор көйләре оркестр белән бик матур яңгырый, ләкин халык көйләре бозыла. Шуңа күрә аны милли көйләрне саклап кала торган чара дип әйтә алмыйм. Бу хәрәкәткә яңа композиторларны үстереп, яңа буын җырларын тудыру әйбәтрәк булыр иде. Анда хәзер дә Эльмир Низамов әсәрләре яңгырый инде. Ләкин заман композиторлары арасында Сара апа кебек талантлар күренми әле. Нәрсәдер югалып бара. Тел белән бергә моң да китә, ахры…

Кием мәсьәләсендә дә “Үзгәреш җиле”нә сораулар күп. Алай итеп хәзер Европада да киенмиләр инде.

Гармунның дәрәҗәсен күтәрү турында уйланасыңмы?

– Кечкенә чакта “Играй, гармонь” тапшыруын тыңлап үстем. Шуннан күреп, кулга баян алдым, уйнарга өйрәндем. Татарча менә шундый тапшырулар оештырасы иде. Гармунчыларны туплап, һәрбер районда тапшыру әзерләү әллә ни зур чыгымнар сорамый бит инде. Авылларда талантлар әле бар. Республика буенча шушы хәрәкәтне оештырып җибәрсәк, гармунга да кызыксыну артыр иде. Аннары Казанда нәтиҗәсен чыгарып була. Юкса “Уйнагыз, гармуннар” парады шоуга әйләнеп калды.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 

 


Фикер өстәү