БДИны гамәлдән чыгарырлармы?

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Кремльдә Бердәм дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару буенча бернинди фикер алышулар да алып барылмый. Тик бу хакта «фикер белдерүчеләр бар», дип хәбәр итә RT.

«Бу уңайдан төрле  фикерләр, шул исәптән эксперт, авторитетлы шәхесләрнең дә сүзләре яңгырый, әмма  нинди дә булса сөйләшүләр юк»,-дип белдергән Песков.


Фикер өстәү