Бензинга бәяләр күтәрү эстафетасы дәвам итә

        Дөнья яңалыклары темасына язарга керешкәнче: “Бу атнада тагын фетнә турында язарга туры килмәсә иде”, – дип уйлап куясың, ләкин хәбәрләр тасмасына күз төшерүгә, планетакүләм иң мөһим вакыйганың яңа социаль тетрәнү икәненә төшенәсең.

Үтеп киткән атна шулай ук зур сәяси гауга белән төгәлләнде. Бу юлы бензинга бәяләр күтәрү эстафетасын Латин Америкасыннан Иран кабул итеп алды. Фарсы иле автомобиль ягулыгы салуның яңа кагыйдәләрен кертте. Хәзер автомобильчеләргә арзанлы бәядән (безнең акчага күчергәч, литры – 28 сум 70 тиен) 60 литр гына ягулык салырга рөхсәт ителә, калган бензинны 57 сум 37 тиеннән күпме теләсәң, шуның кадәр тутыра аласың. Ә моңарчы 250 литр ягулыкны 19 сум 12 тиеннән генә сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Андый кискен сикерешкә халык сөенмәячәге билгеле бит инде. Кесәләрне такырайта торган бу яңалык көне-сәгате белән йөрәкләрдә гыйсъянчылык уты кабызды: фарсылар ризасызлык белдереп урамнарга чыкты. Дистәләгән шәһәрдә автомобильчеләр, моторларны сүндереп, зур “бөке”ләр оештырдылар, демонстрантларның ягулык саклау урыннарына һөҗүмнәре күзәтелде. Полиция белән бәрелеш килеп чыкты, корбаннар да бар. “Бөке” оештырган автомобильчеләр полицияне үзләренә кушылырга өнди.

Иран хакимиятләре ягулык бәясен күтәрүне фәкыйрь катлауга ярдәм итү ихтыяҗы белән аңлата. Аз керемле гаиләләргә акчалата түләүләр оештырачаклар икән. Тик кыйммәтләнү иң беренче чиратта нәкъ менә ярлы халыкка китереп суга бит. Урамнарга чыгучылар да майларына чыдый алмаганнан түгел, яшәү шартлары кырысланганга күрә хакимиятләргә дәгъва белдерә торгандыр.

Яңа санкцияләр кыршавында калган фарсы дәүләте, күрәсең, бензинга субсидияләрне элеккечә тотып тора алмый башлаган. Икътисади югалтулар, чынлап та, бик зур. Иран нефть чыгаручы илләр арасында лидерларның берсе булса да, хәзер читкә “кара алтын” сатуны бик нык киметергә мәҗбүр булды. Ә үзендә нефть эшкәртү куәтләре үз халкын ягулык белән тәэмин итәрлек түгел. Яңа җиһазлар сатып алып, эшкәртү куәтләрен арттырырга шул ук санкцияләр комачаулый.

Бензин фетнәсе Латин Америкасында кайбер лидерларны түнтәрде инде. Тәһран җитәкчелеге баш күтәрүчеләргә карата катгый чаралар күрергә вәгъдә итә. Җәза бирү юлы белән социаль янгынны сүндереп булырмы, анысын киләчәк күрсәтер.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү