Бер яшьлек малай балалар бакчасыннан кайткач вафат була

Екатеринбургтагы шәхси балалар бакчасыннан кайткач бер яшьлек сабый вафат була. Тәрбияче аны арыган гына дип уйлаган. 

Кич белән балалар бакчасына улларын алырга килгән әти — әнигә Әмирне тәрбияче кулында күтәреп алып чыга. Аның тән температурасы күтәрелгән һәм бөтенләй селкенә алмаган. Өйгә кайткач сабыйның эчендә аңлаешсыз таплар күреп алалар һәм шунда ук ашыгыч ярдәм чакырталар. Табиблар бары тик температураны төшерергә киңәш иткән. Әмма берничә сәгатьтән соң икенче ашыгыч ярдәм Әмирне реанимациягә алып китә. Малайның әнисе Юлия менә нәрсә сөйләгән:

«Реаниматор баланы карап чыкканнан соң барысы да начар дип белдерде. Диагноз — менингокок инфекциясе. Без бернинди өмет бирмибез, өйгә кайтыгыз диде… Өйгә кайтып кына җиттек — телефон шалтырый. Ирем трубканы алды һәм аңа: үлем теркәлде, дигәннәр».

Малайның әнисе сүзләренә караганда, санэпидемстанция фаҗига булып, берничә көн узганнан соң гына бакчаны тикшерә башлаган. Юлия белән ире тәрбияче һәм медиклар ваемсызлык күрсәткән дип саныйлар,  һәм шуңа күрә прокуратурага дәгъва әзерлиләр.


Фикер өстәү