Берничә ел эчендә Республикада 1 553 ятим бала махсус торак белән тәэмин ителгән

2014 елдан 2018 елга кадәр республикада 1 553 ятим бала махсус торак белән тәэмин ителгән. Быел 309 кеше шундый мөмкинлектән файдаланачак.  Кичә Дәүләт Советының Торак мәсьәләсе һәм инфраструктура үсеше буенча комитет депутатлары республикада торак белән тәэмин итүне тормышка ашыру программаларының ничек үтәлүе турында сөйләште. 

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов чыгышыннан аңлашылганча, бу статуста торак алу буенча 1239 гаилә исәптә тора. Ун ай эчендә 134 кешенең гозере үтәлгән. Ел азагына кадәр башкалар да торак белән тәэмин ителергә тиеш. Аларга фатир социаль наем буенча бирелә. Элек ул шунда ук аларның шәхси милке саналды. 2014 елда федераль законга үзгәрешләр керде. Хәзер ятим статусында фатир алган кеше аны элеккеге шикелле  җиңел генә сатып җибәрә алмый. Чөнки “кара риелтор”лар кулына эләгеп, йортсыз, фатирсыз, акчасыз калучылар шактый булды.

Торак мәйданын районнар билгели. Бер җирлектә аның гомуми мәйданын кимендә 18 квадрат метр итеп куйсалар, 33 кв метрлыны тәкъдим итүчеләр дә бар икән. Татарстанның “Халыкка адреслы социаль ярдәм турында”гы яңа закон проекты буенча ятим балаларга, ата-анасы каравыннан мәхрүм калган балаларга торак мәйданы 24 квадрат метрдан да кечерәк булмаска тиеш. Ятимнәрнең торак шартлары федераль һәм республика бюджетлары акчасына яхшыртыла.

Республика халкын авария хәлендәге тораклардан күчерү программасының икенче этабы башлана. Беренчесе  2014–2017 елларны колачлаган булса, икенчесе 2019–2022 елларга исәпләнгән. Башлангыч чорда иске торакка бәя кую һәм сатып алу эшенә күбрәк әһәмият бирелгән. Утырышта катнашучылар фикеренчә, бу эш – аеруча катлаулысы, чөнки торак хуҗалары белән үзара килешү җиңел түгел. Бер-ике кеше генә ниндидер каршылык күрсәтсә дә, эш тулаем тукталып торырга мөмкин. Шул ук вакытта уртак фикергә килмичә дә ярамый.

Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы да эшли. Ул программа 2014–2022 елларга каралган. Анда төп заказчы – Яшьләр эшләре буенча министрлык. Күп катлы йортларда капиталь төзекләндерү бездә 2008 елда пилот проект буларак башланып китте. Соңрак, шул тәҗрибәдән чыгып, федераль программа кабул ителә. “Эшне башлап кына җибәргәндә, хәл итәсе сораулар күп иде. Түбәне алмаштырыргамы, подвалны су үтмәслек итеп төзекләндерергәме? Хәзер күп нәрсә федераль закон буенча эшләнә. Һәрбер нечкәлеге каралган, депутатлар да нормативлар булдырды”, – ди Алексей Фролов.

“Безнең ишегалды” программасы хакында да ишетмәгән кеше юктыр. Төзелеш министры урынбасары әйтүенчә, аның буенча яңа федераль документларны өйрәнәсе бар әле. Чөнки яңадан-яңа илкүләм проектлар барлыкка килә. Бу җәһәттән чираттагы дәүләт программасы 2020–2024 еллар өчен төзелә.

Фәния Арсланова    


Фикер өстәү