Бертуган балаларны бер белем бирү учреждениясенә йөртү хакында закон проекты карала

Бертуган балаларны бер мәктәп һәм балалар бакчаларына йөртү хакында закон проекты Дәүләт Думасында икенче укылышны узды, дип хәбәр итә iz.ru. 

«Кайчагында балалар бергә яши, әмма төрле урыннарда теркәлгән була, яки гаилә күчеп килә, әмма мәктәп яки бакчаны үзгәртергә җыенмый. Нәтиҗәдә, белем бирү учреждениесе, территориаль принцип буенча бер баланы кабул итеп, аның абыйсы яки сеңлесен кабул итүдән баш тарта, ә ата — аналар балаларын төрле мәктәп һәм бакчаларга йөртергә мәҗбүр була», — дип аңлатты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Аның сүзләренә караганда, закон проекты балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, өстәвенә, икенче укылышка төзәтмәләрне балалар бакчаларына да таратырга карар кылынган.


Фикер өстәү