«Безнең халык салымны кайтарып алу буенча аеруча актив»

Салымнарны түләп бетерер өчен бер атна вакыт калды. Бу эшне 2 декабрьдән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк. Әлегә Татарстанда барлык салымның  яртысы гына җыелган килеш. Тик никадәр генә сузсаң-тартсаң да,  аны  барыбер түләргә туры киләчәк. Моның шулай икәненә икенче ел рәттән республика  халкының салым түләү буенча лидерлар рәтендә булуы да ишарә.  Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

– Быел республика халкына 7 млрд 390 мең сум салым салынган. Аның 4 млрд 200 миллион сумын – транспорт, 2 млрд сумын – милек, 1 млрд 100 миллион сумын җир салымы тәшкил итә. Бүгенгә  3 млрд 700 миллион сум күләмендә салым җыелган, – диде ул.– Шунысын да әйтеп китәргә кирәк:  узган ел белән чагыштырганда быел салым күләме арткан. Былтыр ул 6 млрд 900 миллион сум булган. Бу исә халыкның милеге артуны күрсәтә.

Республикада  яшәүче 2 миллион 200 кешегә почта аша һәм электрон рәвештә салым түләргә кирәклеген кисәтеп хәбәр җибәрелгән. Газета укучылар арасында да безгә, салым түләве килмәде,  дип шалтыратучылар бар. Баксаң, андыйлар күп икән. Бу очракта милеге булган кешеләр үзләре яшәгән районның салым инспекциясенә барырга тиешләр. Килмәде дип  түләми калсаң, салым суммасына пеня да өстәлә.  Почта аша хәбәр килгәндә, кайчак, адреслар буталып, күңелсез хәлләргә юлыккан кешеләр дә бар. Мәсәлән, Казанның  Глушко урамында яшәүче Чулпан Хәйруллинаның салым хаты өч ел буе башка адреска килеп яткан.

–  Ул чакта, бурычлар җыелып ятмыймы икән дип,  салым инспекциясенә үзем бардым. Сумма шактый җыелган иде. Түләп кайтып киттем. Икенче елга  дөрес адреска җибәрүләрен  сорап гариза калдырдым. Тик тагын килмәде. Салым инспекциясенә барып пароль белән логин алып кайттым. Аннары шәхси бит ясарга булдым. Хәзер бар да яхшы. Хат килүгә, түләп куйдым, – ди ул.

Кызганыч,  электрон рәвештә салым түләр өчен пароль һәм логин алырга  иренүчеләр бар икән. Бу хакта киңәшмәдә катнашкан бер журналист әйтте. “Мин бик күп еллар буе дәүләт хезмәтләреннән кулланам. Әмма салымны гына түли алмыйм. Шәхси бит ясар өчен каядыр барып йөрисем килми”, – диде ул. Баксаң, мондый ялкаулар өчен дә җаен тапканнар. Әгәр син бердәм дәүләт хезмәтләре системасыннан (ЕСИА) файдаланасың икән, шундагы пароль һәм логинны кулланып, салым инспекциясе сайтына керә аласың. Тагын бер яңалык:  быелдан ир өчен – хатыны, хатын өчен ире салым түли ала. Ә балаларга килгән салымны элек тә, хәзер дә әти-әнисе яки законлы вәкаләтле вәкиле түли. Бу җәһәттән редакциягә,  акча эшләмәгән балага нигә салым салалар икән,  дигән сораулар да килә.  Әгәр бала исемендә милек бар икән, әлбәттә,  аңа салым түләмичә булмый.  Социаль ипотекага фатир алынса да, балаларга  өлеш чыгарга тиеш. Фатир әти-әни  һәм балага тигез итеп бүленгән очракта, түләү дә бер күләмдә килә.

Салым түләүчеләр генә түгел, аны кире кайтарып алучылар саны да арткан. 2018 елның ун аена 190 мең декларация тутырылса, 2019 елда шул ук вакыт эчендә бу сан 2 меңгә арткан.

– Безнең халык салымны  кайтарып алу буенча аеруча актив. Фатир яки йорт төзегәндә киткән чыгымнар өчен дә, торак сатып алган өчен дә акчасын кире алырга килүчеләр күп. Соңгы арада кешеләр түләүле медицина хезмәте өчен дә 13 процент акчаны кире  ала башлады. Быелгы салымнарны кайтарып алу өчен 9 млрд сум акча тотылачак. Узган ел белән чагыштырганда бу шактый күп, – диде Марат Сафиуллин. – Хәзер милеккә салымны  теркәлгән салым органыннан гына түгел, эш урыны аша да кайтарып алырга була.

2019 елда милеккә һәм җиргә салымнар буенча салым чигерүе түләвен өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләр алачак. Мондый гаиләләрдә һәр балага фатир яки бүлмәнең биш квадрат метры яки торак йортның җиде квадрат метрына туры килгән сумма күләмендә салым чигерелә. Аны бары бер генә объектка (бу бүлмә, фатир, йорт һәм җир участогы булырга мөмкин)  карата алырга мөмкин.

Салым ташламасына ия кешеләр аннан файдалану турында гаризаны үзе җибәрергә тиеш. Ул аны Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша, теләсә кайсы салым инспекциясенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук гаризаны почта элемтәсе аша җибәрергә мөмкин. Әгәр салым түләү яки кире кайтару буенча сораулар туса, 8-800-2222222 телефоны аша җавап алып булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү