Безнең иминлек – сезнең кулда!

10 ноябрь – Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Премьер-министр Алексей Песошин котлады.

“10 ноябрь күп кенә гаиләләр өчен елның иң әһәмиятле көннәреннән берсенә әйләнде, – диелә котлауда. – Бу көнне эчке эшләр органнарында хезмәт иткәннәр һәм хезмәт итүчеләр котлаулар ала.

Бүген җәмгыятебез сезгә зур таләпләр куя. Шәһәр һәм районнар урамнарындагы тәртип, республикабызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге сезгә бәйле. Хакимият, закон, гаделлек төшенчәләрен нәкъ менә сез гәүдәләндерәсез. Эшкә җаваплы мөнәсәбәт, һәркайсыбызның проблемаларына сакчыл караш, ә иң мөһиме – профессионалларча эшләү белән генә халыкның ышанычын яуларга мөмкин.

Эчке эшләр министрлыгына киң колачлы дәүләт бурычлары куелган. Аларның барысы да сыйфатлы итеп һәм вакытында үтәлер, дип уйлыйм. Чөнки сезнең һәркайсыгыз өчен законлылык һәм хокук тәртибен саклау – гап-гади эш кенә түгел, ә гомерегезне багышлаган хезмәт ул.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”


Фикер өстәү