Биш айлык бала ваннада батып үлгән

Вакыйга Мәскәү шәһәрендә булган. Игезәк балаларны карарга дип ялланган няня берсе белән булышып, икенчесенә тиешле игътибар җиткермәгән. 

Мәскәүдә яшәүче яшь гаилә игезәк балаларын карарга дип няня яллый. Әни кеше сабыйларга ай ярым булган вакытта ук эшкә чыга.  Бала караучыны аңа танышлары тәкъдим иткән була.

Фаҗига буласы көнне няня балаларны юындырырга уйлый.  Бүлмәдә берсе белән булышканда, икенчесен ваннада башына йөзү түгәрәге кидереп утыртып калдыра. Әйләнеп килгәндә баланың башы түгәрәктән шуып чыккан һәм ул су эчендә яткан була. Бала караучы башта аны үзе аңга китермәкче була, аннары күршеләргә йөгерә.

Сабыйның әнисе нерв киеренкелеге белән Мәскәү дәваханәләренең берсенә ята. Аның хәле авыр. Няня кулга алынган.


Фикер өстәү