БМОга керәбезме?

Кичә башкалабыздагы Халыклар дуслыгы йортында республикабыз өчен бик тә күңелле вакыйга булды. Татарстан Халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) Россиядәге вәкиле Ашот Айрапетян республикабызда эшләп килүче милли-мәдәни мөхтәриятләр җитәкчеләре белән очрашты.

Ашот әфәнде анда Татарстандагы милләтара, динара татулыкка, тәгаен алганда, Халыклар дуслыгы йортының милли проблемаларны чишүдә ышанычлы мәйданчыкка әйләнүенә, көч структуралары белән милли мөхтәриятләр арасында даими элемтә, аңлашу булуга мөкиббән булуын җиткерде. Киләсе елда БМО оешуга 75 ел тулуны республикабызда да лаеклы рәвештә билгеләп үтәргә, халыкара конференция оештырып, конфликтлар чишелеп бетмәгән берничә илдән делегация чакырып, Татарстан тәҗрибәсен киң таратырга тәкъдим итте.

Кунакның төп тәкъдиме шул: мондый зур тәҗрибәсе булган, халыкара дипломатияне киң кулланган Татарстан Халыклары Ассамблеясы, иҗтимагый оешма буларак, Берләшкән Милләтләр Оешмасы составына керергә тиеш. Әлбәттә, безне халыкара масштабта танытуга хезмәт итүче бик файдалы гамәл булыр иде бу. Инде хәзер  моның татарстанлылар ихтыяры икәнлеген ил җитәкчеләренә аңлатырга кирәк.

Милли оешма җитәкчеләре, аерым алганда, бүген-иртәгә Асамблеяга керергә җыенган “Казан поляклары” оешмасы җитәкчесе Станислав Козловски Татарстандагы милли азчылыкларга милли-мәдәни хокукларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудырылуын тәкърарлады. “Сәясәтчеләр халыклар арасында чикләр кора, халык дипломатиясе менә шул чикләрне юкка чыгарырга, кытыршылыкларны йомшартуга булыша”, – дип белдерде ул. Әрмән оешмасы җитәкчеләре исә Ереван архивында үлемсез “Кыйссаи Йосыф” әсәренең борынгы нөсхәсе табылуын һәм аның озакламый Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылачагын, Әрмәнстан Фәннәр академиясе белән ике арада хезмәттәшлек итү турында шартнамәгә имза салынуын, озакламый Казан белән Ереван арасында да хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелачагын җиткерде.

– Әлбәттә, бик кызыклы тәкъдим бу. Аңлашып яшәүгә булышучы, яшәп килгән каршылыкларны чишәргә ярдәм итүче халыкара оешмага чакырулары безнең өчен бик күңелле. Без, булган барча мөмкинлекләрдән файдаланып, үз сүзебезне, теләк-ихтыяыбызны бөтен трибунадан җәмәгатьчелеккә җиткерергә әзер. Аңлашып яшәүгә, татулыкка ирешү, уртак тел табып, үз мәнфәгатьләребезне яклау – безнең иң зур максат-бурычыбыз да инде, – дип йомгак ясады очрашуга Фәрит Мөхәммәтшин.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү