Бозга чыгасыңны уйлап кер

Бозга керергә ярамый! Бу сүзне  гел кабатлап торсаң да, комачау итми. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре китергән саннар уйланырлык.  Ел башыннан  су өстендә 83 фаҗига булып, 65 кеше үлә. Шуның бишесе –   балалар. Коткаручылар 44 кешене, шул исәптән ике баланың гомерен саклап калалар.  Тик балык җене кагылган кешене суга бату куркытамы соң? Андыйлар иптәшләре батканда,  йә үзләренә куркыныч янаганда гына тәүбәгә килгәндәй була икән. Ә аннары,  исән сау калуларына сөенеп, тагын бозга керәләр, ди.

–  2018 ел белән чагыштырганда,   быел фаҗигаләр саны кимрәк. Былтыр боз өстендә 121 күңелсезлек очрагы теркәлде,  94 кеше үлде. Шуларның 6сы – балалар.  57 кешене  коткарып калдык. Фаҗигаләрнең сәбәбе – кешеләрнең юка боз өстенә чыгуы.  Әле менә ныклап суытырга да өлгермәде, быел ноябрь аенда гына республикада 16 фаҗига  булып, 13 кеше үлде. Шуның берсе – Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә яшәүче 6 яшьлек бала, – ди Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

–  Сабыйлар өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында суда бата. Соңгы очракта да бала әби-бабасы белән урамга чыга һәм күздән югала. Су өстенең бераз катуына алданып керә дә суга төшә. Ни генә булса да, өзелгән гомерләр жәл.  Без, ярамый, дип кисәтәбез икән, әлегә тыелып торсалар да була.

Түбән Камада гомер итүче блогер Әлфия Галиәхмәтованың ире Назыйм абый да күптән кармакларын хәстәрләп куйган инде.

– Бозга керүнең куркыныч икәнен дә белә. Тик тыңлатып буламыни аны? Өйләнешүебезгә  – 35 ел,  шуннан бирле балык тота.  Әле ярый, үзе генә йөрми. Туганнарыбыз белән баргач, күңелем тыныч, – ди Әлфия апа.

Республика коткаручылары,  ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулдан килгәннең барысын да эшлибез, ди.

– Безгә кайчак,  күңелсез хәлләргә юлыккач, коткарыгыз гына, акча  түлибез,  дип шалтыраталар. Әмма без акча өчен эшләмибез. Халыкка бушлай ярдәм итәбез. Моның өчен һәр хезмәткәр хезмәт хакы ала, – ди Татарстанның гадәттән тыш хәлләр  министры урынбасары Илһам Насыйбуллин.

Моннан ун ел элек суга бата язган Илгизәр Вәлиев белән дә аралашырга туры килде. Ул,  ике дустына ияреп, Лаеш районына балыкка бара. Боз астына китә. Әле ярый, дуслары тизрәк ярдәмгә ашыга.

– Шуннан бирле су янына барганым юк. Хәтта җәй көне дә  коенмыйм. Бик куркып калдым. Балыкны хәзер җәй көне авылдагы инештә генә тотам, – ди ул.

Авыл җирләрендә дә елга-күлләр күп. Коткаручылар, һәр районда күзәтүчеләр, ярдәмгә килүчеләр бар, дип ышандыра.

– Кышкы чорда кешеләр бозга керә торган 98 урын теркәлгән. Анда балык тотучыларның саны 10ар меңгә җитә. Без республикада тәүлек буе эшли торган 10  урында күзәтү пунктлары булдырдык. Болар – Казан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Алексеевск, Болгар,  Чистай, Түбән Кама, Чаллыда  һәм Мәлкән авылы янәшәсендә урнашкан, – ди Илһам Насыйбуллин.

Бозга тиешсез урында машина белән керү дә тыела. Татарстанда кышын 4 боз кичүе эшләячәк. Алар Югары Ослан, Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга районнарында урнашкан.

Коткаручылар боз өстендәге куркыныч урыннарны да әйттеләр. Аеруча күпер асларында, Казанда Миллениум һәм Ленин дамбасында балык тотканда сак булырга кирәк. Анда хәтта кышкы салкыннарда да су ерганаклары булырга мөмкин. Агым көчәйгән, тар урыннар балык тоту өчен куркыныч. Бу урыннарда боз юка була икән. Шулай ук чишмә аккан, агач яки камыш үсеп утырган җирләрдә дә бозга ышаныч юк.   Түбән Кама сусаклагычының Кама аша салынган күпере янында кышын балык тоту тыелган. Иделнең уң як яры, Кама Тамагына койган урыны бик озак ката икән. Лаеш янында да су агымы көчле булган борылышларда ачык су өлешләре кала, ди белгечләр.

Боз калынлыгы 20 сантиметрга җитмичә, анда чаңгы шуу да тыела. Кабан күле аша җәяү йөрүчеләргә дә ашыкмый торырга киңәш итәләр. 1937 елның октябрь аенда, гаилә күл аша чыкканда, ирнең суга батуы, бала белән хатынның исән калуы тарихка кереп калган.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА

САН

7 сантиметр калынлыкка җитмәгән бозга кергән өчен, штраф салалар. Ул  физик затларга  – 1 мең 500 сумнан  2 мең сумга, вазифаи затларга –  5 меңнән 7 мең  сумга, юридик затларга – 50 меңнән 70 мең сумга кадәр.


Фикер өстәү