Бюджет хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакын билгеләделәр

РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов бюджет хезмәткәрләре өчен хезмәт хакының минималь күләме турындагы закон проектын шәрехләде һәм хезмәт хакын арттыру идеясе үзен хуплауга лаеклыгын әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә укытучы һәм табиб хезмәте физик һәм мораль йөкләнеш буенча тиешенчә бәяләнмәгән дип саныйм. Шуңа күрә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттырырга тәкъдим ителсә, мин һәрвакыт шуны яклап чыгыш ясаячакмын», — дип сөйләде Ярослав Нилов.

Әмма, Төньяк Осетия — Алания Республикасы парламенты Дәүләт Думасына керткән закон проекты турында сөйләгәндә, комитет башлыгы икътисади исәпләрнең кирәклеген күрсәтте. Ул, мөгаен, бюджет чыгымнарын арттыруга китерәчәк закон проектларында финанслау чыганакларын төгәл язарга кирәк, дип аңлатты.

Дәүләт Думасына кичә кертелгән инициатива авторлары бюджет хезмәткәрләре (укытучылар, медицина һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре) хезмәт хакының минималь күләме төбәктә ике яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш, дип саный. Финанс-икътисади нигезләмәдә, закон кабул ителгән очракта, бюджет финанслауның мөмкин булган чыгымнары икътисад һәм җитештерү өлкәсе үсеше исәбенә арткан керемнәр исәбенә капланачак, диелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197066/


Фикер өстәү