Чаллылылар тәүлек буе мәет яныннан узып йөргән

Кичә, иртәнге сәгать 4.30 да, Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан «Энергетик мәдәният йорты» тукталышында, ир-ат мәетен табалар. 

Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә ир-атның тәнендә көч кулланып билгеләре булмавын ачыклыйлар. Судмедэкспертиза мәгълүматлары буенча, ир-ат бер тәүлек үле килеш яткан – бу вакыт аралыгында бер кеше дә мәеткә игътибар итмәгән. Ир-атның куртка кесәсендә документлары да булмаган.

Соңрак кына тәртип сакчылары ярдәме белән ир-атның яше, исем, фамилиясе ачыклана.

Үлемнең сәбәбен судмедэкспертлар атаячак.


Фикер өстәү