Cпорт яңалыклары – саннарда: тугыз җиңү һәм ун алтын

Ял көннәре спорт вакыйгаларына бай булды. Йөзүчеләр – суда, көрәшчеләр келәмдә медаль яулады. Хоккейчылар чираттагы җиңүләрен яулады, футболчылар исә туп кертә алмый интекте. “ВТ” иң кызыклы вакыйгаларны саннарда тәкъдим итә.

6. Татарстан спортчылары йөзү буенча Дөнья Кубогы ярышларының Казанда узган этабында әнә шул кадәр медаль отты. Григорий Тарасевич башта 200 һәм 50 метрлы дистанцияләрдә аркада йөзүдә өченче булды, аннары 100 метрга аркада йөзүдә һәм иптәшләре белән 4х100 метрлы эстафетада беренче урынны алды. Александр Красных 400 һәм 200 метрлы дистанцияләрдә ирекле стиль белән йөзүдә өченче булды. Россия спортчылары Дөнья Кубогы этабында барлыгы 16 алтын, 13 көмеш, 10 бронза медаль отты.

8. Казанның “Рубин” командасы быелгы сезонда 15 уенда әнә шул кадәр туп кертә алды. Бу – Россия премьер-лигасындагы иң түбән күрсәткеч. Дүшәмбе көнне Казан футболчылары Самарада җирле “Крылья Советов”ка каршы уйнады һәм матч 0:0 исәбенә тәмамланды. “Рубин” инде өч очрашу рәттән көндәшләре капкасына туп кертә алмый интегә. “Ничек туп кертергәме? Бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Иң мөһиме: безнең мөмкинлекләр бар һәм алар элеккегедән күбрәк. Барысы да яхшы булыр”, – ди команданың тренеры Эдуардо Докампо. Әлегә “Рубин” турнир таблицасында 11нче урында бара.

9. Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы КХЛда рәттән тугызынчы җиңүен яулады. Якташларыбыз соңгы мәртәбә 10 октябрь көнне Кытайның “Куньлунь Ред Стар” командасына оттырган иде. Шуннан соң “Нефтехимик” рәттән ике мәртәбә СКАдан, “Сибирь”, “Динамо” (Рига), “Северсталь”, “Адмирал”, “Амур”, “Ак барс” һәм ЦСКАдан өстен чыкты. Түбән Кама командасы 31 очкога ия һәм Көнчыгыш конференциядә алтынчы урында бара.

10. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре әнә шул кадәр алтын медаль яулады. Ярышлар 1–2 ноябрь көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда узды. Ирекле төрдә безнекеләрдән Тимур Латыйпов (57 кг), Габдеҗәлил Сөләйманов (62 кг), Андрон Абдуллин (68 кг), Гөлия Мөбарәкшина (66 кг) һәм Регина Салихова (76 килограммнан авыррак спортчылар арасында) чемпион исеменә лаек булды. Ришат Исхаков (57 кг) белән Энҗе Йосыпова өченче урынны алды. Габдеҗәлил Сөләйманов алтынчы мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды. Билбаулы көрәшнең классик төрендә безнекеләрдән Алексей Абрамов (57 кг), Илнар Закиров (62 кг), Ислам Фәләхов (68 кг), Ренас Кәлимуллин (82 кг) һәм Ранис Гыйләҗетдинов (100 килодан авыррак спортчылар арасында) батыр калды. Шамил Чәвик (57 кг) белән Булат Мусин өченче булдылар. Ренас Кәлимуллин җиденче мәртәбә дөнья чемпионы булып танылды.

39. “Ак барс” КХЛның беренче ике аенда уздырган 25 матчта әнә шул кадәр очко яулады. Бу – КХЛдагы иң яхшы күрсәткеч. ЦСКАның да 39 очкосы бар. Әмма мәскәүлеләр төп вакытта 16 җиңү яулаган. Казан командасының исә 18 җиңүе бар. Сүз уңаеннан, “Ак барс”тан капкачы Тимур Билалов белән сакчы Андрей Педан узган атнаның иң яхшы уенчылары исемлегенә керде. 24 яшьлек Билалов катнашында Казан командасы быел 7 җиңү яулады. 5 уенда ул капкасына бер алка да керттермәде. “Ак барс” киләсе уенны 12 ноябрь көнне Казанда “Авангард”ка каршы уздыра. Бу атнада исә Россия җыелма командасы Еврохоккейтур кысасында Карьяла кубогында чыгыш ясый. Җыелма командага “Ак барс”тан сакчылар Игорь Ожиганов белән Камил Фазылҗановны да чакырдылар. Капкачы Адам Рейдеборн белән сакчы Микаэль Викстранд исә бу турнирда Швеция данын яклаячак.

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү