Данис Зариповның туганы “Барс”та уйнаячак (ФОТО)

“Ак барс”та хәзер ике Зарипов бар. Данис Зариповның энесе Марат Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы “Барс”та уйнаячак. 29 яшьлек һөҗүмче моңа кадәр Кытайдагы “Ценг Тоу” клубы данын яклады. Бертуганнар бозга бергә чыгарга хыяллана.

Марат хоккей карьерасын абыйсы кебек үк Чиләбенең “Мечел” командасында башлый. 2010 елда аны “Трактор”га чакыралар. Әмма КХЛда ул нибары ике очрашуда гына чыгыш ясый. Аннары “Белые Медведи”, “Стальные Львы”, “Кубань”, “Южный Урал”, “Химик” (Воскресенск), “Ермак” командалары аша Кытайга ук барып җитә. “Әлбәттә, “Ак барс”та уйныйсым килә. Әмма әлегә чакырмадылар. Иртәрәктер әле, бәлки”, – дип сөйләгән ул моннан җиде ел элек бер әңгәмәсендә.

“Ценг Тоу” Югары хоккей лигасында соңгы урында бара. Марат Зарипов быелгы сезонда сигез очрашуда чыгыш ясаган һәм нәтиҗәле ике пас биргән. Хәзер ул статистикасын да яхшырта алачак. Хәтта абыйсы белән бергә “Ак барс”та уйнау ихтималы да бар. Ник дигәндә, кайчак “Барс” хоккейчыларын төп командага да чакыралар. “Энем белән һәрвакыт аралашып торабыз. Минем белән горурлануын яшерми. Ә мин әле дә аның белән бергә бозга чыгарга хыялланам. Югары хоккей лигасында үзен күрсәтә алыр һәм аны “Ак барс”ка чакырырлар дип өметләнәм”, – дигән иде Данис моннан бер ай элек “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә. Димәк, юраганы юш килде. Хәзер аның әнисе генә түгел, энесе дә үзе янында булачак. Сүз уңаеннан, Данисның улы Артур да хоккей белән шөгыльләнә. Быел аңа 17 яшь тула.

ФИКЕР

Александр Медведев, спорт журналисты:

– “Барс”ның быел плэй-оффка чыгасы килә. Шуңа күрә командага тәҗрибәсе булган хоккейчылар кирәк. Марат – нәкъ менә шундый уенчы. Икенче яктан, аңа абыйсы янында булу да ярдәм итәчәк. Осталыгын да арттыра алачак. Әйе, ул инде – 29 яшьтә. Әмма камиллекнең чиге юк бит. Спортта бервакытта да туктап калырга ярамый. Туктыйсың икән, төшеп каласың. Казанга килүендә Данисның да өлеше булырга мөмкин, дисезме? Бик мөмкин. Абыйсының сүзенә колак салалар. Абруе бик зур. Фамилиясе хоккейда үзенә күрә бренд, сыйфат билгесенә әверелде. Аларның бергә бозга чыгуына килгәндә, төп команда, ягъни “Ак барс”та көндәшлек болай да бик зур. Әмма төрле хәлләр була. Уенчылар имгәнә, аларны ял иттерергә кирәк. Шуңа күрә кайбер очрашуларда Маратны да уйнатырга мөмкиннәр. Икенче яктан, бик талантлы уенчы булса, бер командадан икенчесенә күчеп тә йөрмәс иде. Абыйсы ике генә клубта чыгыш ясады бит.

 

Бу – кызык

Россия хоккеенда танылган бертуган уенчылар

Борис һәм Евгений Майоровлар, Александр, Анатолий һәм Михаил Рагулиннар, Владимир һәм Александр Голиковлар, Вячеслав һәм Сергей Солодухиннар, Ирек, Рәшит һәм Ринат Гыймаевлар, Павел һәм Валерий Бурелар, Игорь һәм Александр Радуловлар, Константин һәм Дмитрий Макаровлар, Денис һәм Дмитрий Казионовлар, Денис һәм Евгений Бодровлар, Станислав һәм Ярослав Альшевскийлар, Евгений һәм Андрей Свечниковлар, Эмиль һәм Ансель Галимовлар.

Илнар Хөснуллин


Фикер өстәү