Диссертация язарга да Кыш бабай кирәк

Әле җиргә кар ятарга ашыкмаса да, Кыш бабайның моңа карап кына эше кимеми. Хәзер туган көнгә әзерләнгән мәле. Бәйрәмгә башка төбәкләрдән дә кунаклар киләчәк. Арча районындагы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенең 10 еллыгы уңаеннан узган матбугат очрашуында Кыш бабай үзе бәйрәмгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Чаралар 23 ноябрьдә Казанда башланып китәчәк. Татарстан башкаласында Бауман урамыннан Кыш бабайлар парады үтәчәк. Монда Бөек Устюгтан урыс Кыш бабае, Удмуртиядән – Тол бабай, Костромадан Кар кызы һәм башкалар төп кунак булачак.

24 ноябрьдә исә барлык кунаклар да Кырлайга юл тотачак. Кыш бабай Арчадагы Габдулла Тукай әдәби музее янында төзелгән махсус резиденциясендә дусларын һәм могҗизага ышанган кешеләрне җыячак.

Резиденция хәзер ел әйләнәсе эшләячәк. Башка төбәкләрдә Кыш бабай ел әйләнә эшли иде. Хәзер безнең Кыш бабай да ел буе кунаклар кабул итә алачак. Язын – язгы, җәен җәйге программа тәкъдим ителәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан туристлар өчен дә яраткан төбәк санала. Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтүенчә, Кыш бабай резиденциясенә килүчеләрнең 7–8 процентка артуы күзәтелә. Узган ел, мәсәлән, җиде мең кеше кунак булган. Калининград, Якутиядән кадәр татар Кыш бабаен күрергә теләүчеләр бар икән.

– Бу проект безнең өчен дә мөһим һәм кызык. Ул балалар, гаилә ялын оештыруның мөһим юнәлеше булып тора, – ди Сергей Иванов. Татарстанга, тулаем алганда, башкалага 150 меңнән артык турист килер дип көтелә. Аларга биредә күңелсез булмаячак: бәйрәм чаралары көн саен оештырылачак.

Яңа ел бәйрәмендә һәркем бүләкләргә өмет итә. Кыш бабайга нәрсә сорап хатлар язалар соң?

– Балалар “Айфон” сорап та яза. Өлкәнрәк кешеләр дә хат юллый. Диссертация язып бирүемне сораучылар да булды, – ди Кыш бабай.


Фикер өстәү