Эндокринологлар шикәр авыруы булмасын өчен киңәшләр бирде

Табиблар баллы ризыктан мөмкин кадәр баш тартырга яки көн саен ашамаска киңәш итә. Бу шикәр авыруы барлыкка килү куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Бу турыда Илкүләм эндокринология медицина үзәгенең шикәр авырулы кеше табаны бүлеге мөдире Гагик Галстянга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Мондый чикләүләрне эндокринологлар гына түгел, шулай ук онкологлар һәм кардиологлар да үтәргә киңәш итә.

«Көндәлек тормышта баллыдан баш тарту яхшырак, көн саен ашамау хәерлерәк», дип өземтә китерә агентлык.

Шул ук вакытта генетика, туклану, стресс һәм хәрәкәт активлыгы кебек факторлар атала.

Соңгы факторга Илкүләм эндокринология медицина үзәге институты директоры Марина Шестакова да игътибарны юнәлтә. Ул татлы ризыклардан баш тартырга көче җитмәгән кешеләргә физик активлыкны арттырырга киңәш итә.

Аның сүзләренчә, баллы ашагач, калорияләрне сарыф итәргә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197280/

Фикер өстәү