Фитнес-хезмәтләр өчен түләгән акчаны кире кайтарып булачак

Россия хөкүмәтенә Финанс министрлыгының фитнес-хезмәтләргә салым вычеты кертү турында закон проекты тәкъдим ителгән. Бу хакта Икътисади сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Владимир Гутеневка сылтама белән “Известия” газетасы яза.

“Документ буенча, кешеләр НДФЛны кире кайтарып фитнес-абонементларга булган чыгымнарының бер өлешен компенсацияли ала”, — диелә хәбәрдә. Алар абонемент бәясенең 13 процентын кире кайтара алачак. Вычетның максималь суммасы 15,6 мең сум булачак.

Спорт чараларында катнашкан һәм спорт җиһазларын сатып алган өчен вычетны кире кайтарып булмаячак. Закон проекты Дәүләт Думасына декабрь аенда бирелер, ә 2020 елның җәендә үз көченә керер дип көтелә.

 


Фикер өстәү