Физкультура, музыка, рәсем дәресендә билге кую кирәкме?

“Бишле”гә генә укыган балагыз рәсем, җыр яки хезмәт дәресләреннән өегезгә “2ле” “ташыймы”? Физкультурадан мәтәлчек ата, турниктан күтәрелә алмыймы? Ничек уйлыйсыз, бәлкем бу фәннәрдән бөтенләй билге куймаска кирәктер? Сәләтне бизмәнгә салып үлчәп буламы? Әллә барысы да тырышлыктан торамы?

Бу арада әти-әниләр балаларның укуы белән тагын да ныграк кызыксынып алды. Мәктәпләрдә беренче чирек тәмамланды, укучылар каникулга чыкты. Ике айга нәтиҗә ясадылар. Уку өчен куелган билге хезмәт хакы кебек инде ул. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый.

– Кызыбыз беркөнне рәсемнән чиреккә “3ле” чыга дип мәктәптән елап кайтты. Шуннан соң укытучысыннан сәбәбен сораштым. Мин бит аның “5ле”гә генә укыганын белмәдем, ди бу. Мондый вакытта сыйныф җитәкчесе алдан ук баланың башка фәннәрдән ничек укуы турында җиткерергә тиеш икән. Минемчә, рәсем, җыр кебек фән укытучылары балага бераз юнәлеш бирсә, билге начар булмаячак, – ди Казанда яшәүче Фәүзия.

Бер фән аркасында бозылган көндәлекләр, кәефләр азмыни? Сәләтең юк икән, күпме генә тырышсаң да, рәсемнән яки җырдан “5ле” ала алмаячаксың. Аюны да биергә өйрәтәләр, кешенең сәләтен ачып булмыймыни?

– Кечкенәдән сабыйларны түгәрәкләргә йөртсәң, аларның таланты ачылып китә. Әлбәттә, югары дәрәҗәдәге рәссам яки музыкант ясап булмаячак. Чын талант Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Тик шулай да һәвәскәрләр чыгарга мөмкин. Сабыйны тәпи йөрергә өйрәтергә дә вакыт кирәк бит. Укытучы да укучының сәләтен үстерергә булышырга тиеш. Мондый фәннәрдән биремнәрне авыр һәм җиңел үзләштерүчеләр өчен махсус программа кирәк, – ди Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев. – Минем янга да бер тапкыр пумала тотып карамаган кешеләр килә. Күрсәтеп биргәч, ясыйлар. Көнгә ким дигәндә, шөгыльгә 10–15 минут вакыт бүләргә кирәк. Бүген яшьләрнең күбесендә ялкаулык бар: алар аз эшләп, күп акча эшләргә тели. Элек алай түгел иде. Тырышсаң, эшеңне яратсаң гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Телефон, интернеттан гына карап рәсем ясау талантны боза. Шуңа күрә предметны күз алдына куеп ясарга киңәш итәм.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашевның да фикерен белештек.

– Сәләткә карап билге куйсаң, берәүләр гел “5ле” генә алачак, икенчеләр “2ле” капчыгына әйләнәчәк. Сәләте булмаган балага начар билге куюдан файда юк. Төсләрне аера белмәүче яки музыканы ишетмәүчегә  “2ле”–“3ле”ләр тезәргә мөмкин. Шуңа күрә сәнгать өлкәсе өчен билге кую системасын булдырырга кирәк. Бәлкем, тамгалар куяргадыр. Билгене бөтенләй бетерергә ярамый. Укучылар билге өчен укый. Ләкин биш баллы система белән белемне дөрес бәяләп булмый. Эстрадада җырлый белмәүчеләр җырлый әле дисезме? Фонограммага җырлаучыларны сәхнәдән куып булмый бит.

Мәктәпне күптән түгел тәмамлаган блогер Ильяс Баһау әйтүенчә, хәзер мәктәпләрдә махсус рәсем һәм җыр укытучылары күптәннән юк. “Мин укыган мәктәптә җыр дәресен профильле белгеч укытмады. Ни сәбәпле алайдыр – анысын әйтә алмыйм. Мин үзем матур итеп рәсем дә ясый, моңлы итеп җырлый да белмим. Шулай да рәсем һәм җыр дәресләре буенча “4” һәм “5ле” билгеләренә генә укыдым. Укытучылар күбрәк тырышлыкка карыйлар иде. Талант бит ул йә бар, йә юк. Укытучылар артыгын таләп итмәде. Бары тик дәрескә әзер булырга, өй эшләрен эшләргә һәм үзеңне тәртипле тотарга кирәк иде”, – ди ул.

https://vatantat.ru/2019/11/rossiyane%d2%a3-chygarylysh-syjnyf-ukuchylaryna-m%d3%99%d2%97b%d2%afri-tapshyryla-torgan-kontrol-esh-kerterg%d3%99-m%d3%a9mkinn%d3%99r/

Бүген җыр дәресләрендә композиторның биографиясен сөйләп тә начар билгедән котылып була. Физкультура дәресләрендә исә укучыларның хәленә керәләрме? Чаңгы белән дус булмаган, “кәҗә” аша сикерә белмәгәннәргә нишләргә?

– Укучыга “2ле” чәпү – үзеңә начар билге кую дигән сүз бит ул. Мин 54 ел физкультура укыттым. Шуның 51ен – педагогика көллиятендә. Булдырасыз, иртәгә тагын да яхшырак эшләячәксез, дип әйтә идем. Очрашуларда укучыларым, студентларым, сез шулай дип әйткән идегез, дип искә төшерә. Әйтик, бала биеклеккә сикерә алмаса, аны тәбәнәгрәктән сикертә идем. Җиңелрәк биремнәр бирдем. Начар билге куймадым, – ди Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Ягъфәр Шәмиев. – Мәктәптә беренче генә ел эшләгән чагым. Юлымда очраган бер әни: “Нишләп кызыма “3ле” куясыз?” – дип сорау бирде. Әйдәгез, дәрескә килегез, дидем. Әнисе килде, кызы бөтенләй мәтәлчек ата алмый. Үзегез күреп торасыз, ничәлегә бәялисез, дип сорыйм. “1ле” дә, “2ле” дә куймыйм, “3ле” куям, дидем. Үз күзләре белән күргәч, каршы килмәде.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:

– Сәләткә карап билге куюны дөрес дип саныйм. Математика, физика һәм башка фәннәрдән бәяне белемгә карап куялар бит. Әйтик, 3кә 2не куша алмаган балага “5ле”  куеп булмый бит инде. Мин Арча районының Урта Пошалым мәктәбен тәмамладым. Физкультурадан, җырдан чиреккә “5ле” чыга иде. Дөрес, безне институтның спорт бүлеген тәмамлаган укытучылар укытмады. Малайлар күбрәк туп тибә идек. Хоккей да, футбол да уйнадык, спортны бик ярата идем. Хезмәт дәресләреннән дә сынатмадым. Тик менә рәсем ясау белән шаккатыра алмадым.

Белгеч фикере:

Ләйсән Миңгалиева, Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директор урынбасары:

– Федераль белем бирү стандартларында уку-укыту нәтиҗәләре бирелгән. Һәр фәннең программасы, темалары билгеләнгән. Билге шуларга таянып куела. Сәләткә карап билге куеп булмый. Бу җыр, биюгә генә түгел, математика, инглиз теле кебек фәннәргә дә кагыла. Һәр кеше  математик яки җырчы  була алмый.

 

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү