Габдулла Тукайга багышланган яңа күргәзмә ачылды

Казанда Г.Тукай әдәби музеенда «Кулыма китап алам» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы басылуга 105 ел тулуга багышланган. Бу җыентык шагыйрьнең соңгы китабы дип, Тукай аны беркайчан да кулларында тотмаса да, җыентыкны әзерләүдә үзе катнашкан дип фаразлана.

Күргәзмә ачылышына Г. Тукай әдәби музее һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче “Туган тел” клубы вәкилләре, КФУ һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Тукай фәнен өйрәнүчеләр чакырылган иде. 2019 елда Г.Тукайның иҗат итә башлавына 115 ел тула. Г.Тукайның 2011-2016 елларда басылган алты томлы академик басмасында аның иҗади эшчәнлеге башлану елы итеп нәкъ менә 1904 ел күрсәтелгән.

Г.Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова китапның 1914 елда басылып чыкканын искәртте. «Әлеге китапта беренче тапкыр Тукай шигырьләренә ясалган иллюстрацияләр куела, беренче тапкыр Тукай урыннарының фотографияләре, кулъязмалары күрсәтелә. Күргәзмә әзерләү уе китапның 100 еллыгында ук туган иде. Аннары бинага төзекләндерү үткәрелде, экспозиция әзерләнде. Ниһаять, күргәзмә китапның 105 еллыгына оешты», — диде ул.

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов шагыйрьнең «Уянгач беренче эшем» мәкаләсен укыды. «Бу мәкаләдә мәҗмугаи әсәрләрен ничек нәшер итүе, аларга шигырьләр сайлавы тасвирлана. Профессор, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукайның бу мәкаләсен 1913 елның 18 мартында Клячкин шифаханәсенә кереп яткач язганын әйтте.

«Анда җитди игътибарга лаек сүзләре бар. «Мин үземнең такмак бүлмәсен чистарттым да, бер җыентык төзергә карар бирдем…Килер бер вакыт, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар» ди. Җыентык, авыруы сәбәпле, шул ук елны басылып чыкмый, бер елдан соң чыга», — диде Зөфәр Рәмиев.

Аның фикеренчә, бу җыентык өчен Тукай әсәрләрен яңадан күчереп язып җыймаган. Шагыйрь китапка күпме һәм кайсы әсәрләр керергә тиешлеген генә язган, җыентык нәшриятта җыелгандыр, дип саный ул. Тукай иҗатын өйрәнүче галимә Фәния Фәйзуллина исә, җыентык Тукай үлгәннән соң басылса да, үзе төзеп калдырган җыентык буларак кабул ителә, дигән фикердә.

«Хезмәтнең кереш өлешен Җамал Вәлиди яза, ул игътибарга лаек, чөнки Тукайның шундый әтрафлы тәрҗемәи хәле бүтән юк дип әйтсәк тә була, ул берничә өлешкә бүленгән», — ди Фәния Фәйзуллина. Ул Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы 463 биттән торганын, ләкин 1918 елда кабат басылып чыккан басма кыскартылганын, кайбер әсәрләр, фотосурәтләр төшеп калганын билгеләп үтте.

Күргәзмә 25 февральгә кадәр эшләячәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197056/


Фикер өстәү