“Габит картәтәем хәбәрсез югалмаган”

Зәлия 1942 елның август аенда хәбәрсез югалган Габит картәтәсе (аларда бабайны шулай дип атыйлар) турында берни дә белми кебек. Ул чакта әтисе Мөдәррис бала гына була. Иң өлкәннәре Хәмит белән Даут абыйлары сөйләмәгәндер, ни  дисәң дә, хәбәрсез югалган бит ул. Андыйларга нинди генә гаеп тагылмаган.  Юк, хәбәрсез  югалмаган аның картәтәсе.  Хәбәр килде. Эзтабарлар Смоленск өлкәсендә   бабасының җәсәден тапканнар.

Башкортстанның Бишбүләк районы, Иттихат авылында узган гасырның 70нче еллар азагында сугыштан исән кайткан һәм яу кырында ятып калган кешеләрнең йорт капкаларына калайдан ясалган кызыл йолдыз кагалар, тик Мөхәррәмовларның өен урап узалар. “Нигә безгә куймадылар?” – дип сорый Зәлия әтисеннән. “Әти хәбәрсез югалды шул. Даут белән Хәмит абыйлар, яраланып булса да, исән-сау әйләнеп кайттылар. Балалары әтиле булып үсте. Бу – бик зур бәхет, кызым”, – дип җавап бирә аңа әтисе.

Картәнисе Мөгълифә биш бала белән тол кала. Ире артыннан ук диярлек өлкән улларын да сугышка алгач, ана акылдан шаша яза. Тик андый ачы язмышлылар белән авыл тулган. Аллаһыдан сабырлык, сугышның тизрәк тәмамлануын, якыннарының исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, көн дә, елый-елый, дога кыла авыл картлары. Тик күпләр чит-ят җирләрдә мәңгегә ятып кала. Туганнары аларның каберләренең кайда икәнен дә белми, белгәннәре дә зиярәт кыла алмый. Заманы ул булмый чөнки. Ә менә Мөгълифә әбигә хәсрәтнең тагын да ачысын татырга туры килә: ире хәбәрсез югала. Андыйларга шикләнеп карыйлар: әллә үлгән, әллә әсирлеккә эләккән, әллә… Тел белән әйтмәсәләр дә, калайдан ясалган йолдызны да кызганалар аның Габите өчен.

Бүген гади сугышчы Габит Мөхәррәмовның иң төпчеге – кызы Тәнзилә генә исән. Аңа да сиксән яшь. Калган балалары аның Смоленск өлкәсендә Темкин районындагы  Шатеша авылы кырында барган тигезсез сугышта ятып калганын белми китеп барды. Немецлар Ворь елгасының ярыннан ерак булмаган калкулыктан пулемет белән кырган совет сугышчыларын.

Җитмеш алты ел узса да, эзтабарлар биредә һаман да эзләнүләр алып бара. Күп табыла сөякләр, тик күбесенең исем-фамилиясен ачыклау мөмкин булмый. Ә менә бер окопка яткан сигез солдатның өчесендә кәгазь бите тыгылган гильза табыла. Ике ай махсус реактивта тотканнан соң, хәрефләр барлыкка килә. Берсендә Габит Мөхәррәмов фамилиясе, адресы һәм хатынының исеме язылган була. Тагын берсе – Киевтан, өченчесенең Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәреннән булуы ачыклана.

Зәлия Нигъмәтуллина сөйләгәннәрдән

– Габит картәтәйнең сөякләре табылуы турындагы хәбәр алуга, улларыма шалтыраттым. Руслан Уфада яши, ә Ринатыбыз – яныбызда. Киңәшләштек тә, бабайны авыл зиратына алып кайтып күмәргә дигән карарга килдек. Фәрит энем,  безнең бабайны тапкан “Надежда” эзтабарлар отрядыннан Евгений Толстиков белән элемтәгә кереп, шул хакта әйтте. Тик сигез солдатның кайсысы безнеке булуын ачыклау мөмкин түгел. “Алайса үзебез белән мулла алып килергә рөхсәт итегез”, – дидек. Мәскәүдән чакыртканнар икән. Бу сүзләренә сөендек.

Бу бабам турында әни сөйләгәннәрдән шул мәгълүм: 1898 елны Яңа-Васильевка авылында туган, өйләнгәч, читтә өй салып, башка чыга. Аның янына башка гаиләләр күчә. Шулай итеп, Иттихат авылына нигез салына. Гади крестьян, төрле һөнәр остасы, гармунда уйнаган. Аны сугышка алганда Тәнзилә апага яшь ярым була, шулай да әтисе алдына утырып токмачлы аш ашаганын хәтерли.

Узган елгы экспедиция вакытында әлеге кырда 216 кеше сөяге табылган. Безнең бабай яткан окопны 19 майда казыганнар. Башта металл эзләгеч ярдәмендә каска, сапер көрәге, немец каскасы чыккан. Әйткәнемчә, бер чокырда – 8 солдат җәсәде. 1942 елның 25-26 августында һәлак булганнар. Без ул урынны барып күрдек. Күзләрдән генә түгел, йөрәктән акты яшь. Аны гади сүзләр генә әйтеп-аңлатып бирә торган түгел. Бу кырда противогаз тартмалары, пулялар, кирза итек табаннары, каска калдыклары аунап ята. Шул картина күз алдына килеп баскач, бүген дә тәннән суык йөгереп үтә.

Без килгәнче, солдатларның җәсәдләрен табутларга салып, күмәргә әзерләп куйганнар иде. Исеме билгеле булганнарны бер табутка салганнар. Өстенә фотоларын куйганнар. Ни кызганыч, барып җиткәч кенә әйттеләр: Мәскәүдән имам килә алмый, чөнки бу чара мөселманнарның изге бәйрәме – Ураза гаетенә туры килде. Нишлисең, бабабызны чиркәүгә алып керүләренә каршы килә алмадык. Бу минутларда йөрәк кычкырып елады, табутны кабергә куйганда да, өстенә җир ыргытканда да эчемнән белгәннәремне укыдым. Хәзер дә аның рухына багышлап дога кылам, җаны рәнҗемәвен сорыйм Раббымнан. Энем Фәрит Иттихат авылы туфрагын салды каберенә. Аннан да безгә туфрак әзерләп куйганнар иде.

Солдатларны күмәргә кеше күп килгән иде. Мәскәүдән дә кунаклар чакырылган. Йөрәккә үтеп керә торган чыгышлар булды. Безгә дә сүз бирделәр. Аннан соң район музеена алып бардылар. Гомумән, бик җылы каршы алдылар, әйтерсең, без  – аларның якын туганнары. “Надежда” отряды белән бүген дә элемтәдә торабыз.

Музейда әлегә кадәр ишетмәгән нәрсәләр турында сөйләделәр. Искитәрлек. Шатеша авылын немецлар тулысы белән яндырган. Шунда алты яшьлек бер малай гына исән кала. Үлгән апасына сыенып ята ул, аннан, нык туңа башлагач, торып китә. Хәзер Мәскәүдә яши. Бала гына бит, шулай да ул көн аның хәтеренә кереп калган. Ике ел авылга кеше кертмәгәннәр. Ул чыгыш ясаганда елмаган кеше булдымы икән?

Безгә Габит картәтәй күмелгән җирдән туфрак, аның кружка-кашыгын, каска, шулай ук бүген сугыш ветераннарына бирелә торган медаль бирделәр. Аларны картәтәйнең төп нигезендә гомер кичерүче энем кабул итеп алды.

Әтием Мөдәррис дүрт ел элек үлде. Исән булса, нинди хәлдә булса да, барыр, әтисен җир куенына үзе салыр иде. Соңгы көненә кадәр аның батырларча һәлак булганына ышанды ул. Шул хәбәрне көтеп яшәде.

 

Нурисә Габдуллина

Түбән Кама шәһәре


Фикер өстәү