Галимнәр бала табу хатын-кызның баш миенә ничек йогынты ясавын ачыклаганнар

Норвегия галимнәре бала табу хатын-кызның баш миенә озаграк яшь булып калырга ярдәм итүен ачыклаган. Моның өчен алар бала тапкан һәм бала тапмаган хатын-кызларның баш миен чагыштырган, ә тикшеренү нәтиҗәләрен Proceedingsof National Academy of Sciences журналында бастырып чыгарганнар. 

Экспериментта барлыгы 12 меңнән артык хатын-кыз катнашкан. Бер бала тапкан хатын-кызларның баш мие, бала тапмаганнарга караганда, 0,4 елга «яшьрәк» булуы ачыклана. Ике бала тапкан хатын – кызларда инде ярты ел, өч бала табучылар очрагында-0,75 елга кадәр җитә икән. Бу нигә шулай булуын галимнәр әлегә аңлата алмый, тик тикшеренүне дәвам итәргә кирәк, дип саныйлар.


Фикер өстәү