Гастрит авыруның төп сәбәпләре

Көз – хроник авырулардан интеккән кешеләр өчен зур сынау чоры. Ашказаны-эчәк авырулары, аерым алганда, гастриттан интеккән кешеләр  бу чорда аеруча тилмерә. Гастрит ни өчен нәкъ менә көз көне баш калкыта?

Табиб-гастроэнтеролог Эльмира Ибраһимова сүзләренә караганда, моңа, иң беренче чиратта, вакытында тукланмау сәбәпче. “Көзен кояш көннән-көн сирәгрәк күренә, йокыдан тору авырлаша, планлаштырган эшләрне башкарырга җитешеп булмый башлый. Хәтта вакытында ашарга да онытабыз. Кайчак көндезге ашны ашамавың төн җиткәч кенә искә төшә. Ашказаны мондый салкын карашка түзми, билгеле. Гастрит кебек чирләрнең кабаттан баш калкытуы да иң элек әнә шуңа бәйле”, – ди белгеч.

Ашаганнан соң эч авырту, сару кайнау, күңел болгану, косу, эч кабару, эч кату яки эч китү кебек билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, шикләнергә урын бар. “Гастритның беренче билгеләре күренә башлауга рационга үт суы бүленүне көчәйтүче ризыкларны кертмәгез. Бу исемлеккә тозлы, кыздырылган, ачы, ысланган ашамлык, төрле соус, тәмләткечләр, әче җиләк-җимеш керә. Гастриттан интеккән кешеләргә газлы су, камыр ризыклары, торт һәм кремлы пирожныйлардан да баш тартырга туры киләчәк. Чир баш калкыткан чорда ризыкны һәр өч сәгать саен аз-азлап ашарга кирәк. Төнгә каршы йогырт, кесәл эчеп куйсагыз да, комачауламас. Ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынмасын өчен, ризыкны җылы килеш ашарга кирәк”, – ди табиб. Белгеч көзге чорда авыру яңаруның тагын берничә сәбәбен атый.

Нервылану. Һәрчак кайдадыр ашыгасыз, ничек кенә тырышсагыз да, бар эшкә дә өлгерә алмыйсыз… Өйгә кайткач та ял итәм димә! Андагы эшне миннән башка кем башкарыр? Таныш халәтме? Күпләр әнә шушы стрессны тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләр ярдәмендә җиңәргә тырыша. Алар бар да ашказанына зыян  сала. Ач карынга тарткан, эчкән очракта, бигрәк тә.

Стрессны организмга зыян китермичә генә дә җиңеп була бит! Моның өчен күбрәк саф һавада йөреп, спорт белән шөгыльләнү дә җитә. Теләсә кайсы физик активлык эмоциональ киеренкелекне юкка чыгара, шатлык гормоны – эндорфин бүлеп чыгара. Йога белән шөгыльләнү, тынычландыра торган музыка тыңлауның да файдасы тими калмас. Берни дә булышмаган очракта – табибка мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Бүген стрессны махсус дарулар ярдәмендә дә җиңәргә була.

Йокы туймау. Стресс үз артыннан йокысызлыкны да ияртергә мөмкин. Һава торышы бозыла, йокыдан уянганда караңгы була әле. Бөтен гәүдә авырта, үзеңне кыйнап ташланган кеше кебек хис итәсең, урыннан торып китәсе килми… Күбебез бу халәтне каһвә эчеп җиңәргә тырыша. Энергия җитмәгәч, организм майлы, баллы ризык та сорый башлый. Шул рәвешле дөрес тукланмау, күпләп каһвә эчү аркасында гастрит кабаттан баш калкыта. Шуңа күрә көзен йокы туйдырудан да файдалы дару юк. Иртәрәк ятарга тырышыгыз. Көн саен 7–8 сәгатьтән дә аз йокламагыз. Төнгә каршы йокы бүлмәсен җилләтеп, бер стакан сөт яки үлән чәе эчеп куегыз. Бүлмәдә бер генә гаджет та калмасын!

Диетада утыру. Организм майлы, баллы ризык соравын сорый да, тик Яңа елга кадәр шкафта эленеп торган теге матур күлмәккә дә сыясы килә бит! Нишләргә? Диетада утырырга, әлбәттә. Күбебез бәйрәм алдыннан әнә шулай тиз генә ябыгырга хыяллана. Вакыт аз, дип иң катлаулы диетаны сайлаучылар да шактый. Нәтиҗәдә организм витамин һәм микроэлементларга кытлык кичерә башлый. Бу шулай ук гастритның яңаруына китерә.

Үз белдеклегең белән дару эчү. Көз – ОРВИ һәм грипп чоры. Яшерен-батырын түгел: күбебез елның-елында кабатланып торучы бу чирләрне үзе белгән дарулар ярдәмендә җиңәргә тырыша. Табиб белән киңәшләшеп тору кая ул! Бу бик куркыныч! Кайчак хәтта гап-гади аспирин да ашказанына зур зыян китерергә мөмкин.

Абау!

Җир шарындагы халыкның 60 проценты гастриттан интегә. Әлеге чир ирләр арасында күбрәк очрый.


Фикер өстәү