Гастрит вакытында ярамый | Киңәш-табыш

Ашказаны-эчәк авыруларыннан, гастриттан интеккән кешеләргә мандаринны чамалап кына ашарга кирәк. Диетологлар шулай дип кисәтә. Әлеге җимешне ач карынга да ашарга ярамый. Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән кайтарылган мандариннарның сәламәтлеккә зыянлы чаралар ярдәмендә эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. Диетологлар көненә 2–3 мандарин ашарга киңәш итә. Мандаринда бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар. Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы.


Фикер өстәү