Германиягә барасың килсә «Һөнәре буенча иң яхшы» бәйгесендә катнаш!

Татарстан агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре һәм аграр белгечлек студентлары арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр Германиягә стажировка үтәргә барачак. Бу хакта конкурска багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе» оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтүенчә, «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының Германиягә стажировка буенча партнеры — “Бавария авыл яшьләре” берләшмәсе.

«Германиягә 2014 елдан җибәрә башладык. Бавариядә рус телендә сөйләшүче немецларны таптык. Чөнки конкурста җиңүчеләр өчен телне өйрәнү авыр икәнлеген аңлыйбыз», — диде ул.

2016 елда «Иң яхшы агроном» номинациясендә җиңгән Алмаз Шиһапов Германиягә 2018 елда барган. “Анда авыл хуҗалыгы алга киткән. Җирләре күп түгел, бар урында да чисталык, тәртип. Төрле технологияләр белән эшлиләр. Төрле фермерлар төрле юнәлештә эшләп карый”, — диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

«Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы 22-23 ноябрьдә Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Ветеринар академиясе базасында үтәчәк. Беренче көнне катнашучылар тест билетларына җавап бирәчәк, икенче көнне осталыкларын гамәлдә күрсәтәчәкләр.

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында катнашу өчен гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнәчәк. 1,2,3 урыннарга 10 мең, 8 мең, 6 мең күләмендә акча тапшырылачак. Призлы урын алмаган катнашучыларга 2 мең күләмендә приз тапшырылачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196617/

Фикер өстәү