Хөрмәнең зыяны да бар

Көз җитеп, көннәр суыта башлагач, сатуга хөрмә чыга. Сары, кызгылт- сары төсләре белән күзне кызыктырып, базар, кибет киштәләреннән кыш буе да төшми әле ул. Хөрмә сезоны башлангач, мәгълүмат чараларының да аңа игътибары арта. Мәсәлән, федераль телеканаллардагы тапшыруларда да күптән түгел хөрмәгә багышланган сәхифәләр чыкты, табиблар үз киңәшләрен бирде. Шунда ишеткәннәргә таянып, без дә укучыларыбызны кисәтеп куярга булдык. Чөнки аның файдасы гына түгел, зыяны да бар икән.

Хөрмә (хурма) – Шәрыктан кергән җимеш. Ашаганда авызны бөрештергәнгә, күп кеше аны яратып бетерми. Моңа танин дип аталучы матдә гаепле. Өлгереп җиткән хөрмәдә танин азрак була, димәк, рәхәтләнеп ашарга мөмкин.

Файдасы

*Яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган антиоксидантларга бай.

*Кан басымын  төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия.

*Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта.

*Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый.

*А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар.

Ничек сайлап алырга?

Өлгергән хөрмә йомшак була. Кисеп карагач, уртасында төше булганы тәмлерәк. Сатып алганда катырак булса, танинны таркату өчен, туңдыргычка куеп торырга кирәк. Өшегәч, ул йомшара, авызны бөрештерми. Кызгылтрагы татлырак була, дип уйлау дөрес түгел. Сортына карап, хөрмәнең төсе ачыграк та, куерак та булырга мөмкин.

Зыяны

Ел башында Мәскәүдә хөрмәне күп итеп ашаган бер ир-атка операция ясарга туры килгән. Аның эче тулгак тоткан кебек авырткан, күңеле болганган, коскан, 3 көн буе олы йомышын башкара алмаган. Табиблар аның ашказанында фитобезоар дип аталучы ят әйбер табып алган. Гади генә әйткәндә, бу – эшкәртелми торган азык җепселләренең укмашуы. Аларны бергә җыеп ябыштыручы исә – югарыда әйтелгән танин.

Фитобезоарлар, гадәттә, үсемлек клетчаткасыннан һәм хөрмә, слива, чия, виноград, инжир, финик, шомырт төшләре яки тышчасыннан формалаша. Ул 1–5 көндә дә, 10 ел дәвамында барлыкка килергә  мөмкин. Табиблар әйтүенчә,  фитобезоар өлгермәгән хөрмә ашаганнан соң аеруча тиз хасил була. “Хөрмәне көнгә 150 граммнан да артык ашарга ярамый, – ди табиб  диетолог-гастроэнтеролог Маргарита Куц. – Әлеге җимеш авыр эшкәртелә. Анда углеводлар да бик күп. Шикәр авыруы, инсулинга резистентлыгы булган кешеләр аны сакланып кына ашарга тиеш. Кичке якта түгел, әлбәттә. Ә составындагы микроэлементлар ягыннан хөрмә – шәп нәрсә, магнийга бай”.

Гастроэнтерологлар раславынча, фитобезоарлар ашказаны мускулларының хәрәкәтчәнлеге җитәрлек булмаган пациентларда ешрак барлыкка килә. Дәвалау өчен, безоарны эретүче махсус дарулар билгелиләр яки эндоскопик ысул белән вак кисәкләргә таркаталар. Операция кешенең хәле бик авыр булганда гына ясала.

 

 

 


Фикер өстәү