Халык әйтсә, хак әйтә: Татарстан министрлыкларының өстенлекле бурычлары өчен тавыш бирү башланды

Җитди карарлар кабул иткәндә, халык фикеренә колак салырга кирәк. Узган ел Татарстан Президенты министрлыклар алдына әнә шундый бурыч куйган иде. Ягъни ведомстволар киләсе елга максатлар билгеләгәндә халык сайлап алган җиде өстенлекле бурычка зур игътибар бирергә тиеш булды.
– Узган ел әлеге пилот проект халыкта да, җәмгыятьтә дә зур кызыксыну уятты. Гомумән алганда, аеруча мөһим бурычларны сайлауда 22 мең кеше катнашты. Ә мәгариф һәм фән өлкәсе буенча 5 мең кеше тавыш бирде, – ди Виктор Тимирясов исемендәге Казан иннова­цияләр университеты ректоры, Татарстан Иҗти­магый палатасы әгъзасы Асия Тимирясова.

Аның сүзләренә караганда, проектның төп максаты – халыкның министрлык алдына үз­ләрен аеруча нык борчыган проблемаларны күтәреп, бурычлар кую.
– Хәзерге вакытта безнең Мәгариф һәм фән министрлыгы 16 бурыч сайлап алды. Шуның иң күп тавыш җыйган җидесе документ белән расланачак һәм киләсе елда тормышка ашырылачак. Мин – Иҗтимагый палата әгъзасы булудан тыш, ике баламның әнисе дә әле. Һәм әлеге бурыч­лар­ның чыннан да актуаль булуын күрәм, – диде ул.
Асия Тимирясова аңлатуынча, моның өчен узган ел халык белән аеруча тыгыз элемтәдә эшләгән дүрт министрлык – Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният министрлыгы сайлап алынган. Быел исә дүрт министрлыкка тагын ике – Яшьләр һәм Спорт министрлыклары да кушылган.

Әлеге ведомстволар киләсе елга өстенле­к­ле бурыч-максатлар билгеләгәндә халык фикерен тыңлап кына калмыйча, эшләгән эшләре өчен хисап та тотарга тиеш була.
Татарстан Иҗтимагый палатасы әзерләгән тәкъдимнәр, министрлык экспертлары белән фикер алышулардан соң, халык хөкеменә тәкъ­дим ителде. Алар 29 ноябрьгә кадәр үз­ләре өчен мөһим дип санаган бурыч-максат­лар­га тавышны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталына кереп бирә ала. Моның өчен “Опросы жителей” – https://open.tatarstan.ru/polls бүлегенә керергә кирәк. Алай гына да түгел, халык үз вариантларын да тәкъдим итә ала. Әлеге сораштыруны шулай ук “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасында да табарга мөмкин.

Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр де­кабрьдә иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында каралачак. Нәтиҗәдә, 2020 елга биштән алып җидегә кадәр өстенлекле бурычлар билгеләне­ләчәк. Аларның үтәлешен дә халык контрольдә тотачак. Ә быел куелган бу­рычларның ни дәрәҗәдә үтәлешен http://publictasks.tatarstan.ru порталында һәм әлеге проектта катнашкан министрлыклар сайтында “Публичное формирование целей и задач” дигән бүлектә таныша аласыз.

Максат сан белән шаккатыру түгел

– Узган ел ук өстенлекле проектларны билгеләүдә халык та катнашсын иде дигән фикер белән чыктык, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов.
Башта онкология, кардиология, балалар табиблары һәм башка тармак­ларда хезмәт куючы белгеч­ләр сәла­мәт­лек саклау өлкәсендә аеруча мө­һим саналган 20 юнәлешне билгели. Аннары экспертлар Иҗти­магый оешма вәкилләре алдында чыгыш ясый. Халык фикерен дә белү өчен, ул юнә­лешләр дәүләт хезмәте порталына эле­нә. 6 мең ярым кеше әлеге тавыш бирүдә катнаша. Тавыш бирү тәмам­лан­гач, җиде юнәлеш сайлап алына.

– Бер ел эчендә аларның ничек тормышка ашырылуын күзәттек һәм әйбәт кенә нәти­җәләрне күрдек, – ди Иҗтимагый совет рәисе. – Киләсе елга да шундый тавыш бирүгә күчтек.
Экспертлар янә 20 юнәлешне билгеләгән. Сәламәтлек саклау оешмаларында чиратларны бетерү максатыннан электрон язылып килүне 70 процентка җиткермәкчеләр. Профилактика өчен үткәрелүче диспансеризация тикшеренүләре дә күбрәк кешене җәлеп итәргә тиеш. Квалификацияле белгечләр бе­лән тәэмин итү – өстенлекле юнәлешләрнең чираттагысы. Ашыгыч ярдәм 20 минут эчендә яки алданрак килеп җитәргә тиеш. Яман шеш, кан тамырлары системасы чирләреннән үлем-китемнәрне ки­ме­тү мәсьәләсе дә күтәрелә. Авыл халкына “мобиль поликлиника” белгеч­ләре, урынга барып, медицина тикшерүе үткәрә башлады.

Чыңгыз Мәхмүтов әйтүенчә, ө­с­тен­лекле проектларны тагын да күбрәк билгеләргә мөмкин иде, тик максат сан белән шаккатыру түгел, эшли алырлык бурычларны күтәрү.
– Дәүләт оешмаларында ультратавыш диагностикасы тикшеренүе үтү өчен озак көтәргә кирәк, шуны хәл итегез, дип сораучылар байтак булды. Аның буенча аерым эш алып барылды, – ди ул. – Көтү вакыты, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган оч­ракта, 14 көн итеп белге­лән­де. Тик­шере­нүне вакытында оештыру өчен өс­тәмә УЗИ аппаратлары алырга кирәк иде. Аның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелде һәм шуннан соң республика буенча оешмаларга 40 аппарат кайтарылды. Мин тавыш би­рүләрне район күләмендә оештыру яклы. Халык үз районында нинди ихтыяҗ булуын әйт­сә, кимче­лек­­ләрне, җитешмәгән якларны тө­зәтү җиңе­ләер иде, – ди Чыңгыз Мәхмү­тов. – Аларның һәркайсы урындагы җирле проблемаларны күтәрә бит. Гомуми зарларны ишетәбез, монда төгәл фактлар белән аңлатып бирер­ләр иде.

– Районнарда гына түгел, шәһәр поликлиникаларында да эшләргә бел­гечләр җитми. Хәл итәсе өс­тенлекле юнәлеш дип шуны саныйм, – ди Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшь­ләр парламен­тының I чакырылыш депутаты Луиза Гареева. – Медицина университетларын тәмамла­ган яшь­ләр дәү­ләт оешмаларына эшкә бармый, шәх­си клиникаларга китә. Мо­ның сәбәбен ачыклый башлагач, дәү­ләт оешмасында эшләргә уңайсыз, җи­һаз­лар иске яки бөтенләй юк, хез­мәт хакы аз һәм башка сәбәп­ләрне әй­тәләр. Поликлиника җи­тәкчелә­ре эш­кә урнашучылар һәм эштән ки­түчеләр белән сөйләшү алып барсын һәм ике очракта да сәбәп­ләрен белешсен иде. Болар – Россия күләмендәге проблемалар һәм алар Татарстанда берен­челәрдән булып хәл ителер дип уйлыйм. Республика уку йортлары бик күп белгечләр әзерләп чыгара бит. Ул белгечләрне дәүләт оешмасына эшкә тартырга кирәк.
Эксперт фикеренчә, тавыш би­рүдә катнашучы халык та дәүләт оешмасына кадрларны җәлеп итү, күбрәк җиһазлар кайтарту мәсьә­ләсен өстен­лекле бурыч, дип санаячак.

 

Оясында ни күрсә…

Мәгариф һәм фән министрлыгы үз алдына балалар бакчаларын төзекләндерү, олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашучы укучылар санын арттыру, мәктәпләргә яшь укытучыларны кайтару, мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү кебек мөһим бурычлар куя.

Тәрбия мәсьәләсенә килеп җит­кәч, “оясында ни күр­сә, очканда шул булыр” дигән гыйбарәгә мөрәҗәгать итми­чә булмый. Шу­ңамы, Мәгариф һәм фән минис­трлыгының 2020 елга караган өстенлекле бурычлары арасында мәктәп­кәчә белем бирү һәм балалар иҗтимагый берләш­мәләре­нең эшчәнлеген киңәйтүгә юнәл­гән­нәре күбрәк. Бала тү­гәрәкләр, иҗа­ди бер­ләш­мә­ләр аша үзендә яшеренгән сә­ләтләрен ача, шулай итеп яшь вакыттан ук киләчәген сайлый. Белгеч­ләр бу мәсь­әлә­ләр­нең, ниһаять, дәү­ләт күлә­мен­дә күтәре­лүенә рәх­мәтле.

Казанның Совет районы “Азино” балалар иҗаты үзәге” директоры Фәридә Сөнгату­л­лина әй­түен­чә, мәк­тәпләр һәм балалар бакчалары өчен программалар эшләнсә, матди яр­дәм күрсәтелсә дә, өстәмә белем бирү өлкәсенә моңа кадәр тиешле игътибар б­и­рел­мәгән. Шул ук техник җи­һаз­лар белән тәэмин итүдә дә һәр­вакыт мәктәп-бакчалар ота торган булган. Өстәмә белем бирү оешмаларына капиталь ремонт ясау, яңа­дан төзү, техник база белән тәэмин итү мәсьәләләре гел читтә кала биргән.
– Быел бу сорауларны яңа­дан күтәрдем. Миңа: “Әле­ге оешма­лар­ның ихтыяҗлары турында мәгъ­­лүматлар юк”, – диделәр. Ана­лиз булмагач, аларны министрлыклар да хәл итә алмый. Шуңа да өс­тенлекле бурычлар исемлеге­нә өстәмә белем бирү биналарына 100 процент анализ ясау бурычы да кертелде. Бу исә киләчәктә тиешле программа төзер­гә ярдәм итәчәк, – диде Фәридә Сөнгатулли­на. – Өстәмә белем бирү оешмалары күп димәс идем, алар­ның күп­челегенең үз бинасы да юк. Зур районнарда гына соңгы елларда менә дигән биналар төзелде. Түгә­рәк, иҗа­ди берләшмәләргә балаларын бирергә теләүче ата-ана­лар да әлеге бурычның мө­һим икәнен аңласын иде.

Шулай ук балаларны социаль проектларга һәм эш­чән­леккә җә­леп итүне дә җай­га салып җибә­рергә ки­рәк. Фәридә Сөнгатул­лина әй­түен­чә, моның өчен балалар иҗтимагый бер­ләшмәләре бар. Алар белән мәктәпләрдә пе­да­гог-оештыручы­лар, шулай ук өстәмә белем бирү методистлары да шөгыльләнә.
– Күп кенә балалар түгә­рәк­ләргә аларның түләүле булуы аркасында йөри алмый. Ә иҗтима­гый берләш­мәләр аркылы балалар үзләрен төр­ле яктан ача ала. Бу исә аның килә­чәгенә дә йогынты ясамый калмый. Үсмерлектә алган тәҗрибәне ул студент булгач та, башка өлкәдә дә куллана, – диде белгеч. Хәзерге вакытта проектлар һәм социаль эшчәнлеккә җәлеп ителгән балаларның саны 80 процент­ны тәшкил итә. Балалар иҗти­магый берләшмәләре аша бу күрсәткечне 3 процентка арттыру күздә тотыла.

 

Мәдәнияте нинди – халкы шундый

Мәдәният министрлыгы 20 бурыч тәкъдим итә. Алар арасында иҗат белән даими рәвештә шөгыльләнүче кешеләр санын арттыру, мәдәният йортларын һәм авыл клубларын төзекләндерү, китапханә фондындагы электрон документларны карау мөмкинлеген арттыру, мәктәпләрдә рәсем дәресләрен рәссамнар белән уздыру кебек бурычлар бар.

Белгечләр Мәдәният министрлыгы эш­чәнлегендә өстенлекле юнәлешләр хакында ни уйлый соң?
Татар китабы йорты җитәкчесе, шагый­рә Луиза Шарова иң әүвәл үсеп килүче буынга татар мәдәниятенең чын мәгънәсендә дөнья дәрәҗәсендәге феномен икәнлеген аңлатырга кирәк дигән фикердә:
– Мин Казанны һәм Татарстанны милли эчтәлекле реаль һәм виртуаль стендлар, экраннар, маршрутизаторлар, гидлар белән уратып алынган, туристлар өчен бик кызыклы булган, мәдәни феномены белән җәлеп итеп торган шәһәр буларак күзаллыйм. Республика шәһәр-районнарын да – нәкъ шулай. Безгә мәдәниятебез, әдәбияты­быз турында сөйләргә кирәк. Иң беренче чиратта, үз халкыбызга. Үсеп килүче буынга. Шуның белән беррәт­тән, һәр кунакка, туристка да. Без – мескеннәр, “икенче сортлы” халык тү­гел! Һәрбер бала әнә шундый иман белән үсәргә тиеш. Милли тарихны, шәхесләрне, алар калдырган ядкәрләр­не берәмтекләп өйрәнергә, белергә тиешбез. Шул чакта гына нәрсә белән горурланырга мөм­кин дә, нинди ялгышларны кабатламаска була икәненә төшенәсең. Документларны, архивларны цифрлаштыру һәм киң кулланылышка чыгару виртуаль мәйдан – бердәм әдәби-мәдәни портал аша эшләнә алыр иде. Моның өчен, әлбәттә, фәнни һәм техник база, махсус тупланган тулы бер команда эшчәнлеге, ресурслар кирәк. Әмма бу эшләнсә, без үзебезне аз гына булса да затлырак тоя алыр, яратырга һәм ихтирам итәргә өйрәнер идек. Мин килә­чәктә үсешне нәкъ менә мәдәниятне, әдәбиятны игътибар үзәгенә алып, милли-эстетик йө­зебезне алар аша билгеләүдә, ныгытуда күрәм.

Композитор Эльмир Низамов та татар мәдәниятен виртуаль дөньяга чыгару ягында:
– Сер түгел, интернетта татар классик әсәрләре бик аз күрсәтелгән. Ә бит әсәр интернетта булмаса, аны юк дип санау да дөрес кебек. Чөнки кеше бүген виртуаль дөньяда яши. Шуңа күрә классик әсәрләрне, ретро музыка, сыйфатлы заманча музыка да кулланышта булырга тиеш.
“Әкият” театрының баш режиссеры, драматург Илгиз Зәйни игътибарны халык театрлары проблемасына юнәлтү ягында. Сүз уңаеннан: Татарстанда 548 халык театры бар. Илгиз Зәйни аларның ун процентының сәхнә җиһазын һәм киемнәрен яңарту максатын өстенлек­ләрнең берсе дип саный:
– Татар театры халык арасында барлыкка килгән һәм үсеш алган. Аның яралуына, үсешенә беркемнең дә күрсәтмә­се кирәк булмаган. Төрки халыклар арасында без беренчеләрдән булып үзебезнең театрыбызны булдырганбыз һәм башка халыкларга театр оештыруда ярдәм иткәнбез. Профессиональ театрны кадрлар белән халык театры туендыра. Шуңа күрә бу өлкәне игътибарсыз калдырырга ярамый. Тәкъдим­нәр әнә шуны истә тотып язылды.

Чемпионнарны кайда әзерлиләр?­

Спорт министрлыгы тавыш бирүгә 15 тәкъдим чыгарган. Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр, ГТО нормативларын үтәүчеләр санын арттыру, 80 яңа спорт корылмасы төзү, булганнарын төзекләндерү, спорт мәктәпләрендә эшләүче белгечләрнең осталыгын күтәрү, илкүләм һәм халыкара ярышларда уңышка ирешкән спортчыларга – стипендия, аларның тренерларына өстәмә акча түләү,
Татарстан вәкилләренең илкүләм һәм халыкара бәйгеләрдә откан медальләр санын 800гә җиткерү – халыкка тәкъдим ителгән максат һәм бурычлар шул.

Халыкның физик культура аша сәламәт­ле­ген яхшырту гына түгел, спорт ярдәмендә республиканы таныту теләге дә бар. Икесе дә бер-берсенә бәйле. Чемпионнардан кү­реп, балаларын спорт түгәрәгенә йөртү­челәр арта. Алар арасыннан исә яңа чемпионнар үсеп чыга. Казанны – Россиянең спорт башкаласы, Татарстанны исә спорт мәсьәләсендә илнең иң алга киткән тө­бәкләре арасына кертәләр. Әмма камил­лек­нең чиге булмый. Булганны ничек итеп тагын да яхшыртырга? Бу сорауны Татар­станның Спорт министрлыгы каршындагы иҗти­магый совет рәисе, Татарстанның “Буревестник” яшьләр физик культура һәм спорт җәмгыяте җитәкчесе Әмир Харисовка бирдек.
– Казанда Универсиададан мирас булып калган спорт мәйданчык­ларында даими рә­вештә төрле ярышлар уза. Корылмалар бар, кадрлар бар, урыны җайлы. Шуңа күрә бездә Дөнья, Европа һәм илкүләм ярыш уздырырга теләүчеләр дә җитәрлек. Безнең исә, алар өчен тарифларны күтәреп, өстәмә табыш алу мөмкин­леге бар дигән сүз. Ул акчаны тарифлар күтәрелү һәм инфляция аркасында арткан чыгымнарны каплау өчен тотарга була. Ә монысы нәрсә бирәме? Шул рәвешле спорт белән шөгыль­ләнүчеләр, ягъни үзебездәге халык өчен бәяләр күтәрелмәс иде. Димәк, физик культура һәм спортка тартылучылар саны артачак. Әлбәттә, моны җитәкчелек белән килештереп кенә эшләп була.
Сер түгел, Казан һәм зур калаларда спортка игътибар әлеге дә баягы Универсиада һәм башка дөньякүләм ярышлар ярдәмендә артты. Авыл халкын ничек спортка җәлеп итәргә?
– Районнарда да корылмалар күп төзелде. Авыл халкы физик яктан ныклырак. Ә менә акча мәсьә­ләсендә каладан калыша. Аларга ярдәм итү өчен ГТОны кулланырга була. Әйтик, норматив тапшыручыларга ташлама ясарга, ә иң яхшы күрсәт­кечләргә ирешүчеләргә спорт корылмаларында бушлай шөгыльләнү мөм­кин­леге бирергә була. Бу мәсьәләдә тагын фикерем бар: авылда яшәүчеләр арасында спартакиада оештыру. Ярышлар­ның финал өле­шен, мәсәлән, Сабан туенда уздырып булыр иде.
Казан Олимпия резервы училищесы директоры Фәрит Әхмәдуллин әйтүенчә, спорттагы уңышлар медаль белән чик­ләнми.
– Зур җиңүләрдән соң халык спорт түгә­рәкләренә юл тота. Әти-әни­ләрнең балаларын спортчы итәсе килә. Сәламәт булу теләге генә түгел, яшермим, акча ягы да кызыктыра аларны. Танылган спортчыларның ничек яшәгәнен күреп тора бит алар. Үзебезнекеләр җиңсә, кызыксыну тагын да арта. Әйтик, соңгы елларда туган малайлар арасында Данис исемле­ләре бик күп бит. Бу кадәр спорт корылмасы нәрсәгә инде? Әнә шулай дип әйтүчеләр дә бар. Алар белән килешмим. Бу корылмалар халыкны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итә. Нәтиҗәсе барыбер булачак, – ди Фәрит Әхмә­дуллин. – Тренерларга игътибар ки­рәк­леге белән дә килешәм. Уңышка ирешкән спортчылар белән эшләгән остазларга игътибар аз дип әйтмәс идем. Ә менә яшьләргә чыннан да җиңел түгел. Үз вакытыңны эшләдең дә, бетте түгел бит. Балалар белән өстәмә шөгыльлә­нергә дә туры килә. Ярышка да йөртергә кирәк. Ә бу –ял көннәрендә өйдә утырып булмый дигән сүз. Әле генә эшли башлаган белгечләргә әнә шундый авырлыклар аша узарга туры килә, хезмәт хакы белән дә мактанып булмый. Хәзерге яшьләргә исә барысы да бүген үк кирәк.

 

Ярдәм һәркемгә аерым оештырыла

Социаль яклау тармагында эшсезлекне бетерү бурычы беренче урында тора. Эш эзләп килүчеләрне эшкә урнаштырудан тыш, кирәкле һөнәр­ләргә дә укыталар. Үз эшен башлаучыларга субсидияләр бирелә. “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева әйтүенчә, республика халкы да бу уңайдан теләк-тәкъдимен җит­кермичә калмас.
– Фикерләрне, рәсми хатларны интернет аша юллау тормышка күб­рәк үтеп керсен иде. Социаль яклау белгечләренә гозере төшкән кеше аны өйдән торып кына да хәл итә алырлык булсын. Электрон хезмәт аша эш тизрәк оешачак һәм кеше яр­дәмне күбрәк алачак, – ди рес­пуб­ликадагы күп балалы гаиләләр иҗти­магый оешмасы төбәк җитәкчесе рәи­се Артем Кузнецов. – Хәзер өлкән­нәргә компьютер серләрен өйрәтү буенча курслар байтак. Кайбер әби-бабай интернетны яшьләргә караганда да яхшырак файдалана. Хөкүмәт 2024 елга барлык документлар электрон форматка күчере­леп бетәчәген әйтте. Шуңа күрә тели­безме-теләми­безме үзгәрергә туры киләчәк. Ил халкы да аны яхшы аңлый һәм электрон хезмәт күрсәтүне өстенлекле юнәлеш дип саный.
Фәкыйрьләр, аз керемлеләр санын киметү буенча да чаралар күрелә. Бигрәк тә өлкән­нәргә игътибар арта. “Демография” илкүләм проекты кысасында “Өлкән буын” федераль проекты эшли башлады.
– Элек тә республикада ярдәм йөзеннән “Кайгырту” һәм башка программалар бар иде. Кешенең гомерен озынайту һәм мәгънәле итү буенча чаралар күрелде, – ди республи­каның ветераннар советы рәисе урынбасары Ландыш Камалова. – Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында әлеге ярдәмне яңа юнәлештә алып барырга кушты. Ул проектта социаль яклау, сәламәтлек саклау өлкәләре эшне бергәләп алып барырга тиеш. Аеруча ярдәмгә мохтаҗлар сайлап алына. Ярдәм өйдә дә, көндезге стационарда да, хаста­ханәдә дә күрсә­телергә мөмкин. Моның буенча Министрлар Каби­нетының карары чыкты, аерым программа эшләнде. Өл­кән­нәрнең кайберсе урын өстендә ята, кайберсе үзен йөртә ала әле. Шуңа күрә берсенә бер төрле ярдәм кирәк, икенчесен бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра. Ярдәм шулардан чыгып оештырыла. Өлкән яки авыру кешене караучының якыннарына да психологик яр­дәм күрсәтелә һәм бер үк вакытта белгечләр сыр­хау­ны ничек карарга өйрәтә. Бу юнә­леш­ләр билгеләнгән, ләкин аларны үсте­рәсе бар. Тавыш бирү вакытында халык та бу уңайдан фикерен әйтәчәк. Ул исә министрлыкларга эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга булышачак.
Юнәлешләр арасында физик мөмкинле­к­ләре чикле ке­шеләргә кагылышлысы да шактый. “Уңай мохит” программасы буенча байтак эшләр каралган, тернәкләндерү чаралары артырга тиеш. Хәер, тавыш бирүдән физик мөм­кинлекләре чик­ле кеше­ләр үзләре дә читтә калмас.

 

Яшьләрнеке – яшьләрчә

Яшьләр министрлыгы исә тавыш бирүгә 17 максатны чыгарган. Алар арасында оештырылган ял һәм тематик чараларда катнашучы балалар санын арттыру, яшүсмерләр клубларын, яшьләр үзәкләрен һәм сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү, җәйге лагерьларга читтән
торып теркәлү сервисын булдыру, авыллардагы яшьләр проектына ярдәм итү кебек мөһим бурычлар бар.

Яшьләргә (14 яшьтән алып 30 яшьгә кадәр кешеләргә) нәрсә кирәк соң?
Иң элек – инфраструктура. Ягъни яшь­ләр­гә җыелырга урын булырга тиеш. Шуларны күз­дә тотып, 17 яшүсмерләр клубына һәм 3 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясарга, тө­зек­ләндерелгән биналар күрсәткечен 42 проценттан 50гә тутырырга исәп бар. Иҗади сәләтләрне үстерү өчен шартлар булдыру да кирәк.
– Яшьләр өчен – махсус үзәкләр, балалар һәм үсмерләр өчен аланнар булдыру программалары кабул ителде. Программа кысасында киләсе елда тагын берничә аланны яңарту, капиталь төзекләндерү эшләре көтелә. Балалар һәм яшьләр өчен ял итү, укудан тыш вакытларын үткәрү өчен шартлар тудырыла, мөмкинлекләр арта дигән сүз. Биналар корылма булып кына калмый, эчтәлеге дә яңартыла, яшь буын белән заманча итеп эшләү оештырыла. Бу өстенлекле бурычның берсе булып тора, – ди “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Игътибарны яшьләрнең булган сәләт­ләрен тагын да камилләштерүгә дә юнәл­тәләр. “Моңа төрле яклап карыйбыз. Уку-укыту, белем ягыннан сәләтләрен, мәдәни яктан үстерү… Киләсе елга булган программаларны киңәйтү һәм арттыру каралган”, – диде ул. Татарстан яшь­ләрен иҗа­ди, фәнни, инновацион-техник юнәлеш­ләргә караган проектларга җәлеп итүне 38 процентка кадәр арттырырга исәп бар. Бу – 313 мең яшь кешегә үз-үзен күрсәтә алырга мөмкинлек бирү дигән сүз. “Тавыш бирүгә куелган 20гә якын бурычның һәр­кайсы мөһим. Боларын исә иң мөһимнәре дияргә дә буладыр”, – дип саный Айгөл Габдрахманова.

Зөһрә Садыйкова, Фәния Арсланова,
Чулпан Гарифуллина, Илнар Хөснуллин, Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү