“Халык биргән һәр тиен кадерле”

Баштарак авырдан бирелсә дә, хәзер район-авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын аңлап, хуплап бирәләр. Һәр тиеннең нәрсәгә китәсен, бер сумның биш булып кайтасын беләләр чөнки. Җитәкчелек тә башкарган эш турында хисапны акчасын тапшырган халык алдында тота. Дәүләт Советында үзара салым турында фикер алыштылар.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сүзләренчә, бюджеттан 1 сумга 4 сум өстәлмәсә, халыктан җыйган акчага гына әллә ни зур мәсьәләләрне хәл итеп булмас та иде. Бу үзе үк җирлектә яшәүчеләрне  кызыксындырырга, стимуллаштырырга тиеш.

– 2013–2018 елларда республика бюджетыннан бу максатка 4,2 млрд сум бүлеп бирелде. Бу күп акча. 2018 елда үзара салым җыю программасында 856 авыл җирлеге катнашты, 223 млн сумнан артык акча җыелды. Бюджеттан да акча өстәлгәч, бу – 900 млн сумга якын акча дигән сүз, – диде Марат Әхмәтов. Быел исә халыкның активлыгы арткан. 10 айда 242 млн сум акча җыйганнар инде. Бюджеттан киләсе акчаны да кушсаң, сумма 1 миллиардка тулачак.

Халыктан җыелган акча күбрәк нинди эшләр өчен тотыла соң? Район-авыл җирлекләре башлыклары: “Халык биргән һәр тиен кадерле”, – дип белдерде.

Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев әйтүенчә, үзара салым программасы кысасында алты ел эчендә 357 млн сум акча (бюджет акчасы белән бергә) тотылган. Быел районның дүрт җирлегендә референдумнар, калганнарында җыеннар узачак.

– Бу акча хисабына 150 км юл салынды, барлык авыл җирлекләрендәге зиратларны тәртипкә китердек, 4 меңнән артык диодлы лампалар сатып алдык, 170тән артык янгын гидранты урнаштырылды, – дип сөйләде Сергей Димитриев. Ул җитәкләгән районның кайбер авылларында үзара салым өчен берәр, бишәр мең сум җыярга тәкъдим итүчеләр дә бар. Бу Октябрино һәм Югары Юмья җирлекләре икән. Гомумән район буенча уртача 600 сум җыялар. “Халык алдында хисап тотарга кирәк бит. Алар акчаның нинди эшкә киткәнен белеп тора. Теге яки бу төзелештә үз өлеше барлыгын белгәннәр шул малга хөрмәт һәм сакчыллык белән карый башлый”, – ди Сергей Димитриев.

Кукмара кебек мактана алмаса да, кечкенә генә Кайбычта үзара салым акчасына шактый эшләр башкарылган. Аларда халыктан уртача 500 сум акча җыялар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, беренче елларда бу программада биш кенә авыл җирлеге катнашкан. “Бездә дә үзара салым акчасына юллар салынды, зиратлар рәткә китерелде. Җыелган акчаның күбесен юллар өчен тотабыз. Халыкка үзара салымның әһәмиятен аңлатып торабыз, тотылган акча өчен җавап бирәбез”, – диде ул.

Алексеевск районының Лебедино авылы җитәкчесе Юрий Тюкарев әйтүенчә, уртак эшләр өчен халыктан 500 сум күләмдә акча җыялар. Акчаның кая киткәнен исә 30 минутлык фильм аша күрсәтә икән башлык.

– 1 меңнән җыя башласак, халыкның кесәсенә шактый сугачак. 250 сум җыеп караган булды, аңа әллә нәрсә эшләп тә булмый. Үзара салым программасы яхшы эшләп килә. Һәр җирлек үз акчасын үзенә тота, – дип сөйләде ул. – Үзара салымның яшьләрне тәрбияләүдә дә өлеше бар. Мәсәлән, теге яки бу корылмага килгән бала-чага: “Моны минем әти төзекләндерде”, – дип мактана ала. Балалар да авылдагы үзгәрешләрнең уртак акчага башкарылганын белеп үсә.

Яшел Үзән районыдагы Күгеш авылы башлыгы Альберт Гатауллин сүзләренчә, үзара салым җыюны алар 200 сумнан башлаган булсалар, хәзер 700 сумнан җыярга дип килешкәннәр.

— Беренче елларда халык белән аңлашу авыррак иде. Әмма хәзер башкарылган эшләрне күрәләр. 2014 елдан башлап таш юллар, Айдар авылында күпер салдык. Өч авылда янгын гидрантлары урнаштырдык. Бер авылда быел җыен үткәрдек инде, – диде ул.

Юлы-суы гына түгел, җирлекләрдә бәйрәмнәр үткәрәм дисәң дә, акча кирәк бит. Чишмә, һәйкәл төзекләндерү кебек эшләрне үз авылына битараф булмаган иганәчеләр дә еш башкара. “Түгәрәк өстәл”дә үзара салым акчасын куллану мөмкинлекләрен киңәйтү, бу эшчәнлекне хәйриячелек белән бергә башкару буенча фикерләр дә яңгырады.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү