Хулиганлык өчен штрафларны биш тапкыр арттырырга җыеналар

Хөкүмәт Административ хокук бозулар турындагы кодексның яңа редакциясен эшли, дип яза «Ведомости». Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, җәмәгать урынында табигый ихтыяҗларны юллау вак хулиганлык буларак квалификацияләнәчәк. Мондый хокук бозулар өчен санкция якынча биш тапкыр артачак (500-1000 сумнан өч-биш меңгә кадәр), шулай ук 40 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнергә мөмкин. Җәмәгать урыннары буларак, урамнар, парклар, аэропортлар, вокзаллар, җәмәгать транспорты һәм аның тукталышлары, шулай ук подъездлар, лифтлар, түбәләр һәм подваллар күздә тотылачак.

Тулаем алганда, кодексның административ хокук бозулар составын формалаштыра торган өлешендә бүлекләр саны 16дан 35кә кадәр артачак. Бу составларны яңадан формалаштыруга бәйле: мәсәлән, аерым бүлеккә сайлау хокуклары белән бәйле хокук бозулар кертеләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/13/196866/

Фикер өстәү