Идел буе төбәкләренең иң яхшы яшь актерларын Түбән Новгородта бүләкләячәкләр

Сөмбел Гаффарованың “Парковка”сы Идел буе федераль округының мәктәп балалары, студентлары арасында үткәрелә торган “Театральное Приволжье” фестивалендә катнаша. Җиңүчеләр шалтыратып тавыш бирүчеләр саныннан чыгып билгеләнәчәк.

Фестивальдә “Иң яхшы режиссер”, “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы”, “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” номинацияләре бар. Җиңүчеләрне 16 декабрьдә Түбән Новгородның “Комедия” театрында игълан итәчәкләр.

Үзенә ошаган спектакль өчен һәр тамашачы бушлай, 8 (800) 350-35-43 номерына шалтыратып тавыш бирә ала. Тавыш бирү 29 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә башлана, 30 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә тәмамлана. Шунысы да бар, татарстанлылар үзебезнекеләр өчен өчен тавыш бирә алмый. Шулай ук җиңүчеләрне билгеләгәндә жюри фикере дә исәпкә алыначак. Спектакльләр һәм тавыш бирү тәртибе турында тулырак театральноеприволжье.рф сайтында “Тавыш бирү” бүлегендә белеп була. Фестивальдә Татарстаннан Мәдәният институты студентлары катнашкан “Парковка” спектакленнән тыш (режиссеры – Олег Кинҗәгулов), Чаллының 61 нче гимназиясе “РИФ” театраль студиясе куйган “Яшәгән ди бер көчек” (Г.Хугаев пьесасы) катнаша.


Фикер өстәү