“Ике атна очрашмагач, сорауларыгыз шактый җыелгандыр”

“Ике атна очрашмагач, сорауларыгыз шактый җыелгандыр”. Хөкүмәт йортында уза торган брифингны шушы сүзләрдән башлаган Лилия Галимова илкөн кадагында торган вакыйгаларга аңлатма бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашты. Президент бу саммитта БГӘнең Толерантлык министры шәех Нәхайян Мөбәрак Әл Нәхайян һәм шаһинә Ламия бинте Мәҗид Әл-Согуд белән беррәттән “Торлерантлык лидерлары дебаты” сессиясе кысасында чыгыш ясады. Дөньякүләм форум каташучыларына ул Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана соборын торгызу эшләре турында сөйләде. Татарстан “Толерантлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен” дигән бүләккә дә лаек булды.

Бүген исә Рөстәм Миңнехановны Казан кооперация институтының ресурс үзәге белән таныштыралар.

— Кооперация белеме бирү өлкәсендә әлеге уку йорты – илебездә әйдәп баручыларның берсе. Хәзер анда алты меңнән артык кеше белем ала. Уку йортының өстенлекле юнәлеше – кооператив төзелешендә турыдан-туры катнашу һәм авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру, – диде Лилия Галимова.

«Сорауның сәбәбе булырга тиеш.» Казан Кремле рәсми вәкиленең пассажир автотранспорт предприятиеләренең чираттагы мөрәҗәгатенә җавабы шушы. Транспорт оешмалары, ягулыкка бәя һәм аларга бурычлар артканга күрә, автобусларның бер өлешен сатуга куярга мәҗбүр булуларын җиткерде. Алар йә билет бәясен арттыруга, йә тулы компенсациягә өмет итә. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты Казан автобус хуҗаларыннан кирәкле документларны кабул иткән, ике атна эчендә анализ ясарлар һәм җавапны Финанс министрлыгына юлларлар, дип вәгъдә бирделәр брифингта.

Соңгы айларда яшьләр арасында АУЕ хәрәкәте (яшь буынны төрмә идеологиясенә җәлеп итү – ред.) таралу күзәтелә башлады. Түбән Камада гына да массакүләм кыйнашулар оештырырга теләгән дүрт яшьләр төркемен тоткарлаганнар. Яшь буын өчен мондый начар үрнәкләрдән Казан Кремле хәбәрдармы?

– Шимбә саен Рөстәм Миңнеханов киңәшмә җыя. Анда аңа Прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты вәкилләре барлык мәгълүматны җиткереп тора. Хокук сакчылары вазгыятьне контрольдә тота, – диде Лилия Галимова.

“Татарча диктант” өчен башкортлар үпкәләгән. Башкортстан халыклары ассамблеясы һәм башкорт корылтае исеменнән Рөстәм Миңнехановка хат юллаганнар. Хатта, “Татарча диктант” чарасы күрше республика хакимият органнары белән килешенеп эшләнмәде, дигән гаепләү бар. Лилия Галимова әлеге хат турында менә нәрсә диде:

– Әлеге хат халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә килеп иреште һәм теркәлде. Аны вице-премьер Васил Шәйхразиевка юлладылар. Регламент буенча, 30 көндә аңа җавап бирергә тиешләр.

Күптән түгел Рөстәм Миңнехановка “Бигеш” халыкара аэропорты ребрендингы проектын күрсәттеләр. Билгеле булганча, аэропортка Николай Лемаев исеме бирелде.

– Президент бизәлеш эшенә җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк дигән фикердә. Аэропортның бизәлешендә Лемаев чоры тасвирланырга тиеш, – диде Лилия Галимова. – Рөстәм Миңнеханов яшь архитекторларны да җәлеп итү яклы. Проект халыкчан булырга тиеш.

Чулпан Гарифуллина 


Фикер өстәү