Бүген, Мәскәүдә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз ике баласын кочаклап 9 каттан сикерә. Үзе һәм 9 айлык кызы һәлак була, 3 яшьлек улы исән кала.
Тәрәзәдән сикерер алдыннан хатын-кыз баласының хәле начар булуга зарланып, «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. Чакыруга килгән медицина хезмәткәрләренә ишек ачучы булмый.
Фаҗига булганнан соң фатирга кергән полиция хезмәткәрләре өстәлдә «Виталийны төрмәгә утыртмагыз» дигән язу таба. Ә гаилә башлыгы — Виталийны исә шок хәлендә хастаханәгә озаталар.
ФОТО: life.ru