Ике елдан яңа очкыч әзер булачак

“Туполев” гавами акционерлык җәмгыяте филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводы 2021 ел азагында Россия Оборона министрлыгына тәүге яңа “Ту-160М” ракета йөртүче-бомбардировщик җибәрәчәк, дип хәбәр итә “Интерфакс”. Оборона министрлыгы өчен яңа техника җитештерүгә керешкәннәр инде.

“Ту-160”ның яңа моделе тагын да зуррак мөмкинлекләргә ия булуы, камилләштерелгән яңа двигательләре, кораллары белән аерылып торачак икән.

Узган елның гыйнварында “Туполев” концерны белән Россия Оборона министрлыгы арасында модернизацияләнгән ун “Ту-160” бомбардировщигын җибәрү турында контрактка кул куйганлыгын искә төшерик. Казанга сәфәре барышында Россия Президенты Владимир Путинның машина мөмкинлекләрен югары бәяләвен дә искәртик.


Фикер өстәү