Ильяска әйләнгән Илья

Балтач районының   Субаш авылында   мәдәният йорты директоры булып эшләп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булган Илья Васильевның бакыйлыкка күчкәненә 11 ел булган икән.  Авылдашлары аны әле дә онытмыйлар. “Аңа булган хөрмәтебез еллар үткəн саен яңа төсмерлəр белән яңара гына”, – диләр.  Бу сүзләрнең чын күңелдән булуына шик юк. Югыйсә,   зал тутырып, туган көнен билгеләп үтмәсләр иде.

Илья Васильевка шушы елның  августында 60 яшь тулган булыр иде. Аны искә алу кичәсенә бөтен авыл халкы җыелды. “Гаиләдә  мин – алтынчы бала, төпчек малай булып дөньяга килгәнмен. Авылда – Ильяларның да төпчеге, чөнки миннән соң андый исемле кеше юк. Мин яшәгән 18 йортлы урамда гына да 9 Илья яшәгән. Безне кушаматлар буенча гына аералар. Мин – Кәчәк Илья. Ике туган көнем булуы белән горурланам. 2 август – Илья көне, 18 август – туган көнем”, – дип язган булган ул  шаярту катыш  үзенең автобиографиясендә.

Илья Васильев беренче тапкыр сәхнәгә  “Әкълимә” җыры белән 5 нче сыйныфта укыганда чыга.  Киләчәкне  сәхнә белән бәйләячәк беренче чыгышы белән бөтен авыл халкын таң калдыра ул.  Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлап, армия сафларында булып, туган авылына эшкә кайтканнан соң, авылның  мәдәни  тормышын тамырдан үзгәртә.  Аның  авылдагы олы хөрмәткә лаек булган кешеләр белән үткәргән кичәләрен бүген дә һәркем сагынып  сөйли.    Авылдашларының талантын барлап, һәркайсын диярлек сәхнәгә менгезә.  Чыгыш ясаучы балаларны да,  кочаклап, маңгайларыннан  үбеп: “Син булдырасың”, – дип сәхнәгә озата торган була.  Берничә төркемнән торган бию, эш кораллары, халык уен кораллары, фольклор, гөсләче әбиләр ансамбльләрен  оештыра. Кайда гына чыгыш ясамыйлар алар! Татарстан авылларыннан тыш Россиянең төрле төбәкләрендә булалар. Әстерхан, Волгоград шәһәрләренә хәтле барып җитәләр.  Төркиядә үткән төрки-мөселман халыкара фестиваленә, Болгариягә балалар фольклоры фестиваленә баралар.

–  Авылда яшәүче механизаторлар, терлекчеләр чит илдә чыгыш ясап, бөтен халыкны таң калдырсыннар әле!  Эштән соң биергә, җырларга, уен коралларында уйнарга өйрәнеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясар өчен күпме тырышырга кирәк. Илья бөтен җаны, тәне белән эшкә бирелгән, чын мәгънәсендә эшендә яна торган кеше иде. Берәр конкурста аның коллективы алдынгылар рәтендә булмаса, ул үз-үзенә урын таба алмый.  Булмый, бу юлы шомарып җитмәгәнсез, дип әйтми,  төзәтәбез, әле төн бар,  ди торган иде. Чыннан да,  икенче көнгә чыгышлары ялт иткән була,  – дип искә ала Илья Васильевны озак еллар Балтач районы мәдәният бүлеген җитәкләгән Радик Тихонов.

Төркиягә  фестивальгә баргач, Ильяны: “О,  Ильяс пәйгамбәр”,  – дип атаганнар. Бер дигән итеп татарча сөйләшә, татарча җырлый,  бии.   Төрекләр керәшеннәр турында кайдан белсеннәр?! Безнекеләр дә аңлатып тормыйлар. Шулай итеп төрекләр өчен Илья Ильяска әйләнә. Болгариягә баргач, очраклы рәвештә генә райондашлары, академик Әсхәт Мәзһәров белән   күрешәләр. Ул  командировкада була. Кара диңгез буенда кайдан татар җыры ишетелә дип эзләп килсә, анда райондашлары чыгыш ясап ята! Ул,  балаларны куандырып, күчтәнәчләр биреп калдыра.

Иң куанычлысы: Субаш авылы халкы  бүген дә үзенең традицияләренә тугры.

– Атнаның бер көнен мәктәп   балаларына багышлыйм.  Игътибар итми торсаң,    мәдәнияттән читләшәләр. Кече яшьтән сәхнәгә ияләшсәләр, егет-кызлар булгач та, авылның мәдәни тормышы белән кызыксынып торалар, барлык чараларда катнашалар, – ди бүген Субаш мәдәният йорты директоры булып эшләүче Хәлил Фәезов.

Илья Васильевны искә алу кичәсендә   кайчандыр чит ил сәхнәләрен яулап йөргән  авыл үзешчәннәрен янәдән күреп сокландык. Аларга алмашка килгән яшьләр дә сыната торган түгел.

Зөлфия Хәлиуллина 


Фикер өстәү