Имам белән батюшка бергә бара

Мөселманнарны да, күрше праваслауларны да нигездә бер үк мәсьәләләр борчый икән. Башкалада уздырылган республика праваслау җәмәгатьчелегенең IV җыены барышында шундый нәтиҗәгә килдем. Әхлаксызлык, эчкечелек, наркомания кебек тискәре күренешләр, киберҗинаятьчелекнең артуы, абортлар, халыкның, бигрәк тә яшь буынның дингә әкрен килүе, интернет бәйлелеге, яшьләрнең дини уку йорты ишекләрен шакырга ашыкмавы – праваслау җәмәгатьчелегенең дә авырткан җире.

Татар мөселман дин әһелләре җыеннарындагы кебек праваслаулар да әүвәл секцияләргә бүленеп эшләде, ахырда, пленар утырышта Татарстан Президенты катнашында башкарылган эшләргә йомгак ясады, алга таба эшчәнлекнең нинди юнәлешләренә басым ясарга кирәклеген тәгаенләде. Праваслау күршеләребез шактый актив күренә: өченче һәм дүртенче җыен арасында алты яңа чиркәү һәм кәшәнә төзелгән. Моның өстенә, 51 чиркәү салынып ята, 37се төзекләндерелә. Әлбәттә, бу эшләрнең иң колачлысы, шактый зур матди чыгымнар таләп иткәне Богородица монастырендагы Казан изге Мәрьям ана иконасы чиркәвен торгызу булды. Пленар утырыш вакытында аның ике ел эчендә сафка бастырылуын Татарстан митрополиты Феофан могҗиза дип атады. “Хәзер инде ул дин тотучыларны кабул итүгә әзер дияргә мөмкин”, – дип белдерде бу уңайдан эш барышын даими күз уңында тоткан, утырышта чыгыш ясаган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Җыен барышында дүрт секция эшләп, минем үземә “Яшьләр берлеге. Көчле дәүләтнең инануы, әхлагы, традицияләре” дигән өченчесендә катнашырга туры килде. Анда нигездә мәктәп яшендәге балаларны, студент яшьләрне дингә җәлеп итү юллары, җәйге лагерьларны оештыру ысуллары турында фикер алыштылар. Әнә секция эшендә катнашкан Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова: “7–11 яшьлек балаларга нәрсәнең – яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген аңлату, аларны гыйбадәтханәгә ияртеп алып бару ансат, әмма 12–15 яшьлек укучыларны сөйләгәнеңә ышандыру җиңел түгел. Алар ышанычлы остаз, интернеттан аралашу эзли. Яшүсмерләр белән аларның үз телендә, үз лексиконында сөйләшергә кирәк. Көч ул дәвамчанлыкта булырга тиеш. Укучы балалар белән даими элемтәдә булырга, күз уңыннан ычкындырмаска кирәк”, – дип киңәш итте.

– Кече мәктәп яшендәге балалар өчен без гадәттә көндезге лагерьлар оештырабыз. Алар иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр эшли. Әти-әниләр балаларын эшкә китешли калдыра да, кичен өйгә кайтышлый ала. Ике-өч көнлек сәфәр оештыру да үзен аклый. Без – казанлылар җомга көнне кичен чыгып китәбез дә, якшәмбе кичен генә әйләнеп кайтабыз. Гадәттә Питрәч районының Аркатово авылына сәяхәткә барабыз. Чиркәү янында, палатка корып, кунабыз. Бергәләп учакта аш пешерәбез. “Түгәрәк өстәл” янында фикер алышып, әңгәмә корып утырырга яратабыз. “Никахка хәтле ир-ат белән хатын-кыз арасында мәхәббәт”, “Итагать-буйсыну нәрсә ул”, “Нинди эш-һөнәр сайларга” кебек темаларга сөйләшәбез”, – дип сөйләде анда, аерым алганда, протоиерей Александр Павлов. “Хезмәт тәрбиясе ысулы да бик мөһим. Бу юнәлештә ничегрәк эш итәсез?” – дип сорадылар аңардан.

– Хезмәт тәрбиясе мәсьәләсе студент яшьләр, эшче яшьләр өчен актуаль. Өлкән сыйныф укучыларын да өмә кебек уртак, зур чараларга җәлеп итәргә мөмкин. Әмма кече яшьтәге мәктәп балаларына зур, авыр эшләр кушарга ярамый. Дөрес, аларны бәрәңге алганда, утыртканда, рәт арасында үскән чүп үләннәрне утыйсы булганда, печән чапканда кул арасына кертәбез, – дип җаваплады ул.

Әлмәт районындагы праваслау активистларының тәкъдим-киңәше дә бик урынлы булды. “Бездә катнаш авыллар, татар-урыслар яшәгән бистәләр шактый күп. Сер түгел, күп кенә җирдә балалар бакчасына, мәктәпкә имам яки батюшка килсә, кайбер ата-аналар: “Безнең динебез башка!” – дип тавыш чыгара. Алар үзләренчә хаклы. Хәзер чиркәү дә, мәчет тә булган авыллар республикабызда шактый күп. Бистәләрне, шәһәрләрне әйткән дә юк! Шуңа күрә без тәрбия учакларына – бакчаларга, мәктәпләргә, вузларга имам белән батюшка бергә барсын дип килештек”, – дип тәҗрибә уртаклашты алар. Тәнәфескә чыккач, Чирмешән район үзәге чиркәве башлыгы Серафимнан, бу җәһәттә сез дә бергәләп эшлисезме, дип кызыксындым.

– Әле мин бу районда өч кенә ел эшлим. Моңарчы уналты ел Спас районында хезмәт куйган идем. Без анда нәкъ шушылай эшли идек. Татарстан өчен бик кулай алым бу. Нишләптер Чирмешәндә имам белән икәү бергәләп мәктәпкә барган юк әле. Без – район хакимияте, полиция, хастаханә вәкилләреннән, имам һәм батюшкадан торган төркем бераз башкачарак эш итәбез: район мәктәпләрендә, клубларда очрашулар уздырып, радикализм, экстремизмның нинди куркыныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын, традицион диннәргә тугрылык саклау кирәклеген, имин тормыш кагыйдәләрен аңлатабыз, – дип сөйләде ул миңа.

Ни кызганыч, ахырда чыгыш ясаган Казанның икенче бер чиркәү башлыгы Димитрий Салковка мондый зирәклек җитеп бетмәде, секция утырышын алып баручылар да аны төзәтеп җибәрүне кирәк тапмады. “Көчле дәүләтнең нигезе праваслау яшьләре булырга тиеш”, – дип белдерде ул. Көчле дәүләтнең нигезе иманлы, динле яшьләр булырга тиеш, дисә, берьюлы ике куян атар, мөселманнарны да үз ягына җәлеп итәр иде, әлбәттә.

Күршеләребез балаларга дини белем бирү өлкәсендә актив эшләп килә. Әнә праваслау гимназияләре Казанда һәм Әлмәттә уңышлы эшләп килә, инде Чаллыда ачылырга тора, Түбән Кама белән Чистайда да бу ният өлгереп җиткән икән. Бу уңайдан, безнең мөселман гимназияләре кайда соң дип аптырарга гына кала. Әйе, кайбер төшләрдә, бигрәк тә юл буе авыллары янәшәсендә ярым җимерек чиркәүләрнең кукраеп утыруы – бер дә күңелле хәл түгел. Үз заманында мәчетләребезне дә шушылай тормыш җиле “каккан”. Әмма агачтан булганга, аларның мотлак күпчелеген сүтеп, мәктәп, клубка әйләндергәннәр. Шуңа күрә күбесенең бүген эзе дә калмаган. Ә менә таш булганга, гасырларга исәпләп төзегәнгә, чиркәүләрне сүтү, үзгәртеп кору мөмкин түгел диярлек эш. Билгеле, мондый хәл чиркәүләр киләчәктә шушылай кукраеп утырырга тиеш дигәнне аңлатмый. Митрополит дөрес әйтә: озакка сузмый төзәтәсе иде!

Митрополит Феофан үз чыгышында шактый җитди мәсьәләләр күтәрде. Шуның берсе, һичшиксез, дини уку йортларына керергә теләүче абитуриентларның азаюы. Мөселман уку йортларына да хас проблема бу. Тик монда милли мәсьәләгә кагылышлы кайбер нюанслар бар. Тәгаен алганда Феофан анда: “Республикабыз күп милләтле, күп динле. Шул ук вакытта праваслау дине тотучы урыслар, марилар, чуашлар, керәшеннәр, мордвалар бар. Төрле урыннардан, безгә дин әһелләре җибәрегез әле; алар марича, мордвача, чуашча, керәшенчә сөйләшә белсен иде, дип мөрәҗәгать итәләр. Мин монда эшкә килгән мәлдә, дин әһеле табып булмый мени инде, дип аптыраган идем. Милли приходлардан руханилар семинариясенә укырга килүчеләр аз икән бит. Әйдәгез, балаларыгызны алып килегез, укытырбыз да кире сезгә кайтарып җибәрербез”, – дип сөйләде. Бик дөрес сүзләр. Тик бер нәрсә белән генә килешеп булмый. Христиан кардәшләребез керәшенчә түгел, безнеңчә, татарча сөйләшә. Әйе, без аларның динен, вөҗдан иреген хөрмәт итәбез. Шул вакытта татар дип саныйбыз. Әнә Ливанда христиан динен тотучы фәлән йөз мең, кемдер миллион ди, гарәп бар. Тик христиан динен тотып кына аларның гарәп булудан туктаганы юк. Шуңа күрә керәшеннәребезнең милли тиңдәшлеге мәсьәләсен кузгатмаска иде!

Рәшит Минһаҗ

 

 

 


Фикер өстәү